Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 14-нче октябрь).Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттан тыш Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Иминлек Советы әгъзалары, Казан Мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, тикшерү-күзәтчелек органнары, ТКХ һәм энергетика объектлары, балалар өчен социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Көндәлек тәртиптә ике мәсьәлә булды - республика торак-коммуналь хуҗалыкларының 2013/2014 елларның көз-кыш сезонына әзерлек нәтиҗәләре; социаль хезмәт күрсәтүнең балалар учреждениеләрендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеге өлкәсендә законнар таләпләрен үтәү.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык халык тарафыннан каты тәнкыйтьләнә торган өлкә икәнен билгеләп үтте. «Мин кат-кат әйткәнем бар, без иң күп тәнкыйтьне ТКХ эше буенча ишетәбез, - дип әйтте ул. - Кешеләр күрсәтелгән хезмәтнең түбән сыйфатлы булуы белән, еш кына торак фонд белән начар идарә итү белән һәм, бигрәк тә, тарифлар сәясәте белән кәнәгатьсез булалар. Коммуналь инфраструктурага килгәндә, биредә күп эшлисе бар әле һәм без тәнкыйтькә дучар булачакбыз".
ТР Президенты сүзләре буенча, республиканың башкарма хакимият органнары һәм ТКХ оешмалары көз-кыш сезонына әзерләнү эшен башкара алдылар. Зур эш эшләнде, энергетика объетклары, торак фонд, социаль өлкә объектлары, котельня һәм коммуналь инфраструктура әзерләнде. Әмма бөтен муниципаль районнарда да ягулык сезонын вакытында башлап җибәрә алмадылар.
Рөстәм Миңнеханов җылылык 210 балалар бакчасында, 251 мәктәптә, 404 сәламәтлек саклау учрежедниеләрендә, 6 меңнән артык күп фатыйрлы йортта вакытында бирелмәгәнен искәртте. Биектау, Югары Ослан, Мөслим һәм Чистай муниципаль районнары борчуга салды. Әлеге вакытта анда җылылык бирү эшләре тәмамланган.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР территорияләр белән эш итү идарәсе начальнигы Илнур Гарипов киңрәк нотык белән чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов, гомумән муниципаль берәмлекләр көз-кыш сезонына яхшы әзерләнсә дә, кайбер районнар башлыклары әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнмәгән. «Ягулык сезонына әзерләнү - локаль мәсьәлә ул, - дип әйтте ул, - сезнең район халкы җылылыксыз калды, моны сез эшләп бетермәгән».
Социаль өлкәсе эшен тәэмин итү – хакимиятнең иң зур бурычы, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, сырхауханәләрдә һәрвакыт су, җылылык булырга тиеш, бар нәрсә дә эшләргә тиеш, әмма кайбер җитәкчеләр моны үз эшләре дип санамыйлар.
Утырышның икенче мәсьәләсе буенча фикер алышуга акылга зәгыйфь балалар өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы Дәрвишләр балалар интернат йортында кискен эчәк инфекциясе көчәю сәбәп булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быелның 25 сентябреннән алып 6 октябренә кадәр республика клиник инфекцион сырхауханәсенә шушы интернаттан 34 бала кергән. 26 балага “дизентерия” диагнозы куелган. Тикшерүләр барышында интернатта санитария-эпидемиология имнлеге турындагы законнарны бозулар ачыкланган. Барлык закон бозулар интернатта эчәк инфекциясе таралуга китергән.
Әлеге мәсьәлә буенча нотык белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтүнең стационар балалар учреждениеләрендә балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозу турында”гы нотыгында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина бу мәсьәләгә җентекләп тукталды. Аерым алганда, Гүзәл Удачина хәбәр иткәнчә, республикада социаль приютларны һәм социаль-реабилитация үзәкләрен тикшерү башланды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, балалар социаль учреждениеләре – аеруча зур игътибар бирергә тиешле объектлар. Бу балалар йортларында алар өчен нормаль шартлар, нормаль мохит тудырырга кирәк, дип белдерде ул.
Татарстан Президенты бу җитди мәсьәләгә депутат корпусын, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын, иганәчеләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Социаль өлкә учреждениеләренең штат расписаниесен тәртипкә салу һәм персонал санын нормативларга туры китерүне тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә исә, бу мәсьәлә һичшиксез хәл ителергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, кадрлар мәсьәләсен дәхәл итәргә кирәк. “Эштә вак-төякләр булмый ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә буталчыклык башлана да инде эштә”.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, беренче чиратта балаларны тәрбия кылу өчен тиешле шартлар тудыру зарур, акылга зәгыйфь балалар өчен Дәрвишләр балалар интернат йортында эштәге җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттан тыш утырышы карарын 10 көн эчендә әзерләргә тиеш, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.