Шәһәрнең Авиатөзелеш, Мәскәү, Совет районнарында яңа төзелгән мәчетләрдә быел беренче тапкыр бәйрәм намазы укыла.
(KZN.RU, 14-нче октябрь). Иртәгә, 15-нче октябрь көнне, мөселман халкы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Гает бәйрәме Татарстан һәм аның башкаласының барлык мәчетләрендә бер үк вакытта 7.20 башланачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшәсендә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арсланов хәбәр итте.
Шәһәрнең Авиатөзелеш, Мәскәү, Совет районнарында яңа төзелгән мәчетләрдә быел беренче тапкыр бәйрәм намазы укыла. Гает чаралары тәртибе ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган, дип белдерде И.Арсланов.
“Татарстан-яңа гасыр” телеканалы “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге гает намазын туры эфирда күрсәтүне оештырачак. Моннан тыш, Диния нәзарәте белән берлектә “ТНВ” телеканалы Бөреле бистәсендәге приюттагы инвалид ятимнәр файдасына тәүлек әйләнәсе “Жертвовать – значит любить! Сөючеләр – фида кыла!” хәйрия телемарафоны уздырачак.
Ирек Арсланов сүзләренә караганда, корбан чалу өчен Казанда 20 мәйданчык булдырыла, аларның һәрберсендә Санэпиднадзор һәм полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Корбан чалу мәйданчыларының иң зурлары Мәрҗани мәчете карамагындагы һәм Бертуган Петряевләр урамындагы җир участогында каралган.
“Бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтәчәгенә, теләге булган барлык мөселман кеше гореф-гадәтләрне бәйрәм рухында үткәрә алуына ышанам”, - дип фикерен белдерде Ирек Арсланов.
Казанның Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков иртәгә җәмәгать транспорты, теләүчеләр мәчеткә барып җитсен өчен, иртәнге 5-тән башлап, ял көне графигы буенча эшләячәк.
Мэр Илсур Метшин гает намазлары, корбан чалу кебек чараларда тулы тәртип булсын, тиешсез урыннарда корбан чалуга юл куелмасын, боларны район хакимиятләре башлыклары контрольдә тотсын, дип таләп итте.
Шәһәр башлыгы быел Казан мәчетләренең өчесендә Корбан гаете беренче тапкыр уздырылачак, дип, алар төзелешендә өлеше кергәннәргә рәхмәт әйтте һәм якынлашып килгән олуг бәйрәм белән котлады.