Корбан гаете һәрбарчабызны шәфкатьлелеккә, сабырлыкка, якын кешеләребез белән туганлык җепләрен ныгытырга өнди, диелә тәбрикләү хатында.
(KZN.RU, 14-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы мөселманнарын Корбан гаете белән тәбрикләде.
"Хөрмәтле Казан мөселманнары! Сезне изге Корбан гаете белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Ул һәрбарчабызны шәфкатьлелеккә, сабырлыкка, якын кешеләребез белән туганлык җепләрен ныгытырга өнди. Бу көнне ятимнәргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм ялгызларга игътибарлы булу, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу безнең олуг бурычыбыз.
Күп гасырлар үтүгә карамастан, Корбан гаете бүген дә бөтен дөнья мөселманнарын берләштерә. Мәчетләргә йөрүебез һәм изге йолаларны үтәвебез белән без әлеге борынгы бәйрәм традицияләрен кадерләп саклыйбыз һәм Исламның тынычлык, мәрхәмәтлелек дине булуын тагын бер кат исбатлыйбыз.
Меңьеллык Казаныбыз үзенең дустанә мөнәсәбәте һәм иҗади мохите, төрле конфессия һәм милләт вәкилләренең үзара ярдәмләшеп яшәүләре белән аерылып тора. Рухи яңарыш символларына әверелгән дини бәйрәмнәрне билгеләп үтү тормышыбызда гомумкешелек кыйммәтләренең тагын да ныгуына ярдәм итә.
Ихлас йөрәктән барыгызга да сәламәтлек, бәхет, изге башлангычларыгызда һәм игелекле гамәлләрегездә уңышлар телим!
Корбан гаете мөбарәк булсын!" - диелә тәбрикләү хатында.