Иван Кузнецов икътисади үсеш, тышкы элемтә, туризм, мәгълүмати технология һәм тышкы реклама өчен җаваплы булачак.
(KZN.RU, 14-нче октябрь). Казан Мэры ярдәмчесе Иван Кузнецов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде
Иван Кузнецов икътисади үсеш, эшмәкәрлек, тышкы элемтә, туризм, халыкара хезмәттәшлек, тышкы реклама, шулай ук мәгълүмати технология һәм элемтә мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.
“Һичшиксез, әлеге билгеләнеш – җитди аванс, - диде Илсур Метшин. – Яшьлек уңышның нигезе булыр, дип ышанып калабыз. Безгә креатив идеяләр җиткерә алырлык яшь кадрлар кирәк”. Шәһәр башлыгы И.Кузнецовка уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.
Илсур Метшин шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров үз вазифасыннан азат ителүен җиткерде. Шәһәр башлыгы аңа дәвамлы бердәм хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде, яңа эшендә уңышлар теләде.
Шәһәр башлыгы Р.Шакировка “Казан файдасына башкарылган хезмәте һәм батырлыгы өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды. “Без сезнең белән саубуллашмыйбыз, сез элеккечә безнең командада”, - дип билгеләде И.Метшин Руслан Шакировка мөрәҗәгать итеп.