Казан Мэры Мәскәү районында агач утыртуда катнашты.
(KZN.RU, 12-нче октябрь). Бүген Казанда “Яшел рекорд” проектының чираттагы этабы кысаларында агачлар һәм куаклар утырту бара. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Серов урамында зур булып үсә торган агачларны утыртуда катнашты.
Шәһәр башлыгыннан тыш, агачлар утыртуда Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП һәм идарәче компанияләр белгечләре, шулай ук җирле халык катнашты.
Бүген Казанда “Яшел рекорд”ның чирттагы этабы кысаларында 2000-нән артык яңа агач утыртылды. Утырту эшләре берьюлы берничә мәйданчыкта бара.
“Бу елда безнең проект Универсиада алдыннан язын тормышка ашырыла башлады. Ул вакытта без 10 мең зур булып үсә торган агачлар утырттык. Безнең планнар шул килеш кала – ел саен без урамнарыбызда, ишегалды һәм скверларыбызда 50 мең яңа агач утыртачакбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Серов урамында агачларның ылыслы төрләре, юкә һәм куаклар утыртылды. Тиздән биредә миләшләр дә барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин, яңгырлы һава торышы булуга карамастан, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшенә үз көчләрен керткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
“Бүген без 2200 агач утыртабыз, һәм минем әлеге эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәсем килә. Һава торышы бик үк яхшы булмаса да, яшел үсентеләрне утырту өчен иң кулае, минемчә. Утырту гына түгел, тиешенчә карап та тору кирәк бит әле. Узган елда без аларга су сибүгә 700000 тонна су сарыф иттек, ул үз нәтиҗәләрен бирде дә – агачлар тернәкләнеп, чыныгып үсеп китә алдылар. Барлык шәһәрлеләрне дә төзекләндерү эшләренә җәлеп итәсе килә һәм югары уку йортларына, социаль учреждение, предприятие, шәһәр халкына күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Тиздән яңа “яшел” Казанны күрүебезгә ышанам”, - дип җиткерде Илсур Метшин.