Казанның Киров районында Туганнан алып үстерү үзәгенең яңа филиалы ачылды.
(KZN.RU, 11-нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Көнгерә мәктәбе” туганнан алып үстерү үзәге хезмәткәрләрен һәм тәрбияләнүчеләрне яңа бинага күчүләре белән котлады.
Чарада шулай ук Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыкларының урынбасарлары катнашты.
Үзәкнең дүртенче филиалы Кызыл Армия ур., 4 адресы буенча урнашкан социаль ипотека йортының беренче катында. Учреждениенең мәйданы 700 кв.метрны тәшкил итә, ял итү өчен тезекләндерелгән мәйданчыгы бар. Туганнан алып үстерү яңа мәктәбенең директоры Елена Шелепина Мэрга сөйләгәнчә, филиал агымдагы елның сентябреннән эшли башлаган. Бүгенге көндә “Көнгерә мәктәбе”нә 25 бала йөри, проект буенча әлеге үзәк 60 балага яраклаштырылган. Балалар бакчасы 4 төркемгә исәпләнгән (һәр төркемдә 15-әр бала), һәрберсенә дә төрле эшчәнлек юнәлешләре хас.
Илсур Метшинга яңа балалар бакчасы буенча экскурсия оештырылды. Ул заманча программалар буенча шөгыльләнә торган төрле яшьтәге балалар төркемнәрен карады. Музыкаль-театраль студиядә балалар 6 айдан алып шөгыльләнә, дип җиткерделәр шәһәр башлыгына. Биредә сабыйлар өчен ата-аналары янәшәсендә балалар бакчасына һәм яңа коллективка ияләшү бик уңай, дип ассызыкладылар педагоглар.
“Шәмәхә урман” иҗади үсеш бүлмәсендә шәһәр башлыгы рәсем ясаучы балаларга кушылды. Алар бергәләшеп рәсемне тәмамладылар, Илсур Метшин “Балалар, һәрвакытта да сәламәт һәм бәхетле булыгыз!”, дигән язу калдырды.
Шәһәр башлыгы шулай ук “Сикерү-йөгерү” физик үсеш һәм “Үсеш” өстәмә белем бирү кабинетларын, психолог бүлмәсен карады.
Шәһәр башлыгына “Көнгерә мәктәбе”, тәрбия бирү вакытында кулланыла торган методика һәм программалар турында җентекләп сөйләделәр, әлеге мәктәп Казанда инде 15 еллап эшләп килә. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталия Петрова билгеләп үткәнчә, бу – шәһәр, Татарстан һәм Россия өчен, һәрбер баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча уникаль үзәк булып тора.
Педагоглар И.Метшинга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшче төркеме составындагы “Көнгерә мәктәбе” белгечләре 2015 елга кадәр ТР мәгариф үсеше программаларын булдыруда катнашуга чакырылганнарын хәбәр иттеләр. Моннан кала, әлеге учреждение Казанда һәм Татарстанда 1995 елдан бирле сынау узган һәм эффектив программаларны, мәктәпкәчә һәм башлангыч мәгарифне тарату үзәге булып тора.
Н.Петрова сүзләренә караганда, “Көнгерә мәктәбе” республика тәҗрибәсен бөтен Россия буенча таратуда стажировка үткәреп була торган мәйданчыкның унлыгына керде. “Шәһәр һәм республика педагоглары атна саен бездә методик семинарларда аралашалар”, - дип билгеләде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
И.Метшин, үз чиратында, “Көнгерә” кебек мәктәпләр мәгарифнең яңа дөрес стандартларын тәкъдим итә, биредә баланың шәхесе беренче планга чыга, дип билгеләде.
Шәһәр башлыгы яңа балалар бакчасы җитәкчелегенә спорт җиһазлары алыр өчен таныклык тапшырды, ә бирегә йөрүче сабыйларга – зур торт. Балалар килгән барлык кунакларга да үз куллары белән ясалган сувенирлар бирделәр.