Үткәрелгән чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Бүген Казанда “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” исемендәге уникаль китап тәкъдим ителде. Китапның презентациясе Казан кремленең Вәкиллек корпусында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчсе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалатынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашлыгында узды. Үткәрелгән чарада шулай ук Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, республика муниципаль районнары җитәкчеләре, ММЧ җитәкчеләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Иллюстрацияләргә бай басма республика районнарындагы тарихи һәм игътибарга лаеклы урыннар турында сөйли, шулай ук үз халкының мәртәбәле вәкилләре булган кешеләрнең тормыш юлларын бәян итә.
“Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт” китабы 4 телдә нәшер ителгән – рус, татар, гарәп һәм инглиз. Әлеге проект өстендә “Логос” нәшрият йорты коллективы ике елдан артык эшли. Редакторлык төркеме, фотограф, журналистлар 43 муниципаль районның һәм республиканың 2 шәһәр округының һәрберсен дә берничә тапкыр булалар, шулар нәтиҗәсендә сәнгати фоторәсемнәр һәм тарихи очерк барлыкка килә. Әлеге китапта Татарстанның һәр почмагы үзенә генә хас матурлыгы белән үзенчәлекле, кабатланмас төбәк буларак бирелә. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге китап сәясәттән, гадәтләнгән рәсми хроникадан ерак булуы, төп игътибарның халык традицияләренә, уникаль тарихи фактларга, җирле табигатькә, ә иң мөһиме – безнең кечкенә Ватаныбызда кешеләргә игелекле эшләр башкаручы затларга багышлануы белән дә зур игътибарга лаек.
Әлеге басма – Татарстан муниципаль районнарының һәрберсенә дә аерым урын бирелгән беренче китап. Китапта һәрбер районның “визит карточкасы” китерелә, биредә аның уникаль үзенчәлекләренә басым ясала.
2 мең данәдә чыккан китапның барлык тиражы да “Яңарыш” республика фондына тапшырылачак, билгеле булганча, аның эшчәнлеге Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның тарихи, мәдәни, рухи традицияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән.