Реставрация эшләреннән соң объект административ бина һәм чиркәү приходы буларак хезмәт итәчәк.
(KZN.RU, 8-нче октябр). Казан Мэры Илсур Метшин Университет, 2/53 адресы буенча урнашкан храм комплексының аш бүлмәсеннән элеккеге Спас-Преображенский чиркәве бинасында реставрация эшләре барышы белән танышты.
Эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының урынбасары Евгений Варакин, бина милекчесе – МК “БезопасностьОфисСпецСтрой” ҖЧҖ директоры Георгий Пурелиани катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның февраль аенда хәзерге Уң як Болак һәм Университет урамнары почмагында урнашкан зур храм комплексына кергән XIX йөз уртасында төзелгән бинада яңа милекче тарафыннан ремонт эшләре башкарылган вакытта бүлмәләрнең берсендә борынгы фреска стена бизәге табылган иде.
Җирле әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты территориясендә авариягә каршы эшләр 2012 елның җәендә башланды, соңрак эшчеләр нигезне ныгыту һәм түбәне ремонтлау эшенә кереште. 2013 елның июнь аена тарихи бинада фасад, түбәне торгызу эшләре, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды һәм бүгенге көндә барлык отделка эшләре тәмамланган диярлек.
Георгий Пурелиани сүзләренә караганда, хәзерге реставрацияләүгә кадәр биналар комплексы 6 тапкыр үзгәртеп төзелгән. “Совет чорында биредә “Стaлинец” газетасы, соңрак – Радиокомитет урнашкан. 2000-нче елларда биредә чүп өемнәре була, түбәдән берни калмаган диярлек. Комплексның барлык биналары нигезләренең өлешләрен берләштереп, түбәне торгыздык һәм бердәм архитектура ансамбле булдырдык”, - дип өстәде ул.
Саклау йөкләмәсе нигезендә барлык эшләр 2015 елга тәмамланырга тиеш, әмма хәзерге вакытта бинаны реставрацияләү 98%-ка башкарылган.
Хәзерге вакытта биредә уникаль фрескаларны реставрацияләү эше бара. Өлкә-ара фәнни-төзекләндерү сәнгать идарәсенең (МНРХУ) югары категория реставрацияләүчесе Валерий Косушкин сөйләп узганча, бинаның аш бүлмәсендәге диварларда сакланган рәсем сәнгатен алып булачак чиркәү бүлмәсенә күчергәннәр. Моннан тыш стена рәсеменең калдыклары һәм тягалар сакланган – аларны шулай ук торгызу карары кабул ителгән. Реставрацияләүчеләрнең планнарында стеналарга штукатурка ясау һәм храм өлешенең концепциясендә иске фреска белән заманча чиркәү стена рәсемен берләштереп яңа рәсем сәнгате өстәү дә каралган. Яңа рәсем сәнгатенә эскизлар ТР Мәдәният министрлыгы аша расланачак.
Илсур Метшин Универсиадага әзерлек чорында 86 бина торгызылганын искә төшереп узды. “Алар барысы да музей сыман да ачык һавада. Әмма әлеге бина биредә фреска табылуы белән уникаль”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Реставрация эшләреннән соң объект административ бина һәм чиркәү приходы буларак хезмәт итәчәк. Мэрның комплекстагы чиркәү өлешенең шәһәр халкы өчен ачык булачакмы дигән соравына, Георгий Пурелиани бирегә килү сәгатьләре билгеләнәчәк, дип җавап кайтарды. “Безнең Казан епархиясе белән элеккеге Спас-Преображенский чиркәве бинасында дини йолаларны үткәрү мөмкинлеге хакында килешүебез бар”, - дип билгеләде ул.
Ахырда Илсур Метшин милекчегә реставрация эшләрендә уңышлар теләде.