Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 8-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Rovio компаниясенең маркетинг буенча вице-президенты - Angry Birds уеннарның бөтендөньяга мәгълүм сериясен иҗат итүче Петер Вестербака белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
2009 елда Rovio Entertainment тарафыннан чыгарылган Angry Birds видео уены хәзерге вакытта мобиль платформаларга күчереп алына торган иң популяр кушымта (2 млрд. тирәсе). Angry Birds уңышыннан соң компания күңел ачулар индустриясендә, нәширлек һәм лицензияләү эшендә тагын да тизрәк үсә башлады.
Компаниянең яңа продуктларының берсе – Angry Birds Activity Park күңел ачу тематик парклары. Концепциянең асылы электрон уеннарда балалар яратып өлгергән персонажларның алар өчен реаль дөньяда хәрәкәтчән уеннар тәкъдим итүеннән гыйбарәт. 8 мең квадрат метрлы беренче парк 2012 елда Финляндиядә ачылган. Аннары Бөекбританиядә һәм Кытайда пәйда булган, хәзер алар ике дистәдән артык. Россиядә «Angry Birds» уен мәйданчыгы 2013 елның язында Внуковода ачылды.
Казанда шундый парк төзү перспективалары турында бүген Татарстан Республикасы Президентының Rovio компаниясе делегациясе белән очрашуында фикер алышынды. Петер Вестербака Казанны бик ошатуын әйтте, аның сүзләренчә, Казан Европа шәһәрләренә охшый башлаган, дип җиткерә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Россиянең Rovio компаниясе өчен бизнес үстерүдә уңышлы урын булуына ышаныч белдерде һәм компаниянең үз проектларын республика территориясендә гамәлгә ашыру эшчәнлегенә Татарстан җитәкчелегенең ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.