Казан Мэры шәһәрнең эшсез өлкәннәрен эш белән тәэмин итү өчен махсус программа төзергә кушты.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, шәһәрнең эшсез өлкәннәрен эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен, аерым чаралар планын төзергә кушты.
“Эш бирүчеләр 50 яшьтән өлкән булган кешеләрне эшкә алудан баш тарталар, һәм бу – бик кызганыч, чөнки кайчакта сүз, оешмалар ябылу, күчү яки башка төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә хезмәт урыннарыннан киткән, югары квалификацияле белгечләр турында бара”, - дип аңлатты шәһәр башлыгы бүгенге эшлекле дүшәмбедә.
Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенең 2013 елгы нәтиҗәләре турында әлеге оешманың директоры Валерий Корнеев җиткерде. Гыйнвар аеннан теркәлгән эшсез халык саны 5329-дан рекордлы 3802 кешегә кадәр төшкән, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,62%-ка җиткән. Агымдагы елда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 22,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 17 мең кеше эш эзләргә ярдәм итүне сораган. 9 ай нәтиҗәләре буенча 13 мең кеше эш белән тәэмин ителгән, аларның 7,3 меңнән артыгы булган вакансияләргә урнашкан.
Шулай ук әлеге дәвердә мөмкинлекләре чикләнгән 555 граждан эш белән тәэмин ителгән, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгәннәргә эш табуда ярдәм күрсәтелгән. Агымдагы елда 390 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында 50 вакансияләр ярминкәсе, кечкенә ярминкәләр һәм эш бирүчеләр көне уздырылган. Алар нәтиҗәсендә 749 граждан эш белән тәэмин ителгән.
Валерий Корнеев уку йортларындагы чыгарылыш курс студентлары өчен әзерләнгән “Беренче хезмәт урыны” һәм “Яшьләр практикасы” программалары, шулай ук республика бюджеты акчалары хисабына булдырылган махсус хезмәт урыннары булган инвалидлар һәм инвалид-балалар тәрбияләүче ата-аналар, күп балалы ата-аналар өчен адаптация проектлары турында да сөйләде.
Валерий Корнеев сүзләренә караганда, 2013 елга 3 яшькә кадәр бала тәрбияләү өчен ялга чыккан 129 хатын-кызга һөнәрү әзерлек, яңадан әзерлек һәм квалификацияне арттыру өчен 1,3 млн. сум акча бүлеп бирү каралган.Тугыз ай эчендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан һөнәри әзерлек алырга 41 һөнәр буенча 1533 кеше җибәрелгән. Шул ук вакытта, Валерий Корнеев сүзләренә караганда, “Метроэлектротранс” өчен трамвай һәм троллейбус йөртүчеләрне җыю бик әкрен бара. РОСТО Чистай техника мәктәбе (ДОСААФ) оештырган “С” категориясендәге машина йөртүчеләрне укытуда да проблемалар бар.
Эшсез гражданнарга үзләре эш эзләгәндә ярдәм күрсәтү программасы аерым игътибарга лаек. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен, 2013 елда шәһәрнең эш белән тәэмин итү хезмәте бюджетында 7 миллионга якын акча каралган (бер кешегә 117,6 мең сум исәбеннән).
“Аның 2009-2012 елларда гамәлгә ашырылуы анализы күрсәткәнчә, 36% эшмәкәр генә уңыш кичерде. Аларның 5-се ТР Хөкүмәте грантлары алды”, - дип өстәде Валерий Корнеев. Уңай мисал үрнәге итеп ул Анастасия Бродова бизнес-проектын китерде. Ул 2012 елда “Спортлы тормыш үзәге” фитнес студиясе ачкан, ә “Кече эшмәкәрлекне күтәрү” программасы кысаларында 600 мең сум күләмендә ТР Хөкүмәте гранты алганнан соң, 5 өстәмә эш урыны булдырган.
Валерий Корнеев 1-нче сентябрьдән уку йортларында башлангыч һөнәри белем бирүне гадиләштерү һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 16 уку йортын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылуы белән бәйле мәгариф системасындагы үзгәрешләрне дә хәбәр итте.
“Әгәр дә моңа кадәр эш бирүчеләрнең кадрлар әзерләү турындагы гаризасын Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җыйса, хәзер әлеге функция тиешле министрлыкларга теркәлгән”, - дип аңлатты ул һәм эш бирүчеләрнең квалификацияле кадрларны әзерләү өчен дәүләт заказларын төзүдә катнашуларының мөһим булуын ассызыклап үтте.
“Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләрнең төп өлеше эш белән тәэмин ителгән, димәк, бу әлеге оешма хезмәтенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Эш бирүчеләр булдырырга тиешле хезмәт шартларын яхшыртуга, социаль пакетларга һәрвакыт мохтаҗ булу – анысы икенче мәсьәлә. Предприятияләргә белгечләрне предприятия бурычларына туры китереп укытуга һәм кадрларны перепрофилизацияләүгә игътибар итәргә кирәк”, - диде Мэр.
Йомгаклап Илсур Метшин теркәлгән эшсез халык санының кимүе сөендермәслек түгел, диде. “Шәһәрнең хезмәт базары торышы ышанычлы. Ходай язып, икенче елга да шушындый саннар белән нәтиҗә ясасак ярар иде”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.