Казанда узган гражданнарны яклау укытулары нәтиҗәләрен шәрехләп, шәһәр башлыгы моңа җитди карарга кирәклеген ассызыклады.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). Су басудан җитди зыян күргән Хабаровск крае халкына ярдәм адреслы рәвештә күрсәтеләчәк. Бу хакта бүгенге “эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Казанда узган гражданнарны яклау укытулары нәтиҗәләрен шәрехләп, шәһәр башлыгы моңа җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Һәр кеше гадәттән тыш килеп чыккан очракта ни эшләргә тиешлеген белергә тиеш. “Ерак Көнчыгышта мондый табигать катаклизмаларын беркем көтмәгән. Экстремаль шартларга һәрвакыт әзерләнергә кирәк”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул Казан Башкарма комитетының барлык хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын Хабаровск краенда су басудан зыян күргәннәр исеменә күчергәнен искә төшереп узды. Хәзерге вакытта өлкәдә генератор, дизель ягулыгында эшләгән җылыту пушкаларының кирәклеге күзәтелә. “Без кешеләр бәла-казасыннан читтә кала алмыйбыз һәм кирәкле җылылык җиһазларын җыеп җибәрүдә актив катнашачакбыз”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Билгеле булганча, Ерак Көнчыгышка ярдәм күрсәтү яңа акциясендә Татарстанның башка шәһәрләре дә катнашачак.