Шәһәр башлыгының шәхси чакыруы буенча дөньякүләм танылу алган бренд нигезләүчесе Татарстан башкаласына килде.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин чакыруы буенча Казанга бөтен дөньяга танылган “Angry Birds” уен франшизын булдыручы, 2011 елда “Time” журналы тарафыннан планетаның иң абруйлы 100 кешесе исемлегенә кертелгән Петер Вестербак килде. Казан Ратушасында узган очрашуда шәһәр башлыгы “Rovio Entertainment” компаниясе вице-президенты һәм милектәше белән шәһәребездә балалар өчен ял паркы булдыру буенча фикер алышты.
Илсур Метшин фин компаниясенең үсеш тизлеге һәм уңышлары белән тәэсирләнүен һәм Петер Вестербакны уңышлы продукты белән котлады.
“Сезнең уенны балалар гына уйнамый, ә без олылар да кайвакыт, ялларда аларга мишеньга эләгергә ярдәм итәбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, 2009 елда “Rovio Entertainment” тарафыннан чыгарылган “Angry Birds” видео уены (уйлап табучысы – Петер Вестербак) берничә ай эчендә бөтендөнья базарын яулап ала һәм хәзерге вакытка кадәр кәрәзле платформалар өчен иң күп кулланыла торган кушымта булып тора (2 миллиардка якын куллану). “Angry Birds” уңышыннан соң, әлеге компания күңел ачу индустриясендә, китаплар бастыру эше һәм лицензияләштерүдә бик тиз үсеш алды.
“Angry Birds Activity Park” тематик күңел ачу паркы, “Angry Birds” уены мотивлары буенча мультсериал булдыру һәм Кытайда фирма кибетләре челтәре ачу белән беррәттән, компаниянең яңа продуктларының берсе булып тора. Концепциянең асылы электрон уенда балалар яратып өлгергән персонажларның алар өчен реаль тормышта хәрәкәтле, мавыктыргыч уеннар тәкъдим итүеннән гыйбарәт.
8 мең кв. метрдан артык мәйданлы беренче парк 2012 елда Финляндиядә ачылган. Соңрак парклар Бөекбритания һәм Кытайда барлыкка килә, бүгенге көнгә аларның саны ике дистәдән артык. Россиядә исә зур булмаган “Angry Birds” уен мәйданчыгы 2013 елның язында Внуковода ачылды, тик тулы мәйданлы парк әлегә бездә юк. Хәзерге вакытта “Angry Birds” бренды астында беренче күңел ачу паркы төзү хокукын алу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Иордания кебек якын урнашкан көнчыгыш дәүләтләре көрәшә.
“Без “Rovio Entertainment” компаниясенең төрле илләргә экспансиясен беләбез. Әгәр дә сезнең Россия буенча планыгыз булса, без алар хакында сөйләшергә телибез”,- дип ассызыклады Мэр һәм делегациягә Казан мөмкинлекләре белән танышырга тәкъдим итте.
Бүген исә “Rovio Entertainment” делегациясе Казанда “Angry Birds” паркын булдырырга мөмкин булган берничә мәйданчыкны карап чыгачак. Алар арасында Җиңү паркыннан, шулай ук “Ак Барс” Көрәш сарае һәм “Ривьевра” комплексыннан ерак булмаган мәйданнар бар. Иртәгә паркны булдыру перспективасы турындагы әңгәмәләр дәвам итәчәк.
“Rovio Entertainment”ның электрон күңел ачу индустриясендә иң тиз үсеш кичерә торган компанияләрнең берсе булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Аналитиклар бәяләвенчә, компания капитализациясе 9 млрд. долларны тәшкил итә, 2012 елгы чиста табыш үсеше 2011 елгы белән чагыштырганда 57% булган. Хәзерге вакытта компаниянең АКШ, Кытай, Швециядә вәкиллекләре бар.
Петер Вестербак Пори (Финляндия) шәһәрендә туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Финляндиянең иң борынгы югары уку йортларыннан булган Турку шәһәрендәге Або академиясенә “Маркетинг тикшеренүләре” белгечлегенә укырга керә. “Hewlett-Packard”та эшләгәндә коммуникация индустриясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Хезмәт дәверендә “HP Mobile E-Services Bazaar” глобаль инновацияләр һәм корпоратив хезмәттәшлек программасы булдыра, нәтиҗәдә әлеге программа индустрия эталоны дигән исем ала. 2000 елда глобаль челтәрләр аша иң яхшы тәҗрибәләр һәм фикерләр алмашу юлы ярдәмендә бизнесның трансграничный үсеше белән шөгыльләнә торган “MobileMonday” коммерцияле булмаган оешмасын оештыручыларның берсе була (әлеге оешманың дөнья буенча 100-дән артык илдә вәкиллекләре бар). “Angry Birds” кәрәзле уеннар кушымтасы серияләрен, аннан тыш 50 башка уеннарны уйлап табучысы, идеологы һәм илһамландыручысы булып тора.