Казан Мэры Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммитыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). 1-сеннән алып 4-нче октябрьгә кадәр Марокконың башкаласы Рабат шәһәрендә узган Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммиты уңышлы тәҗрибәләр уртаклашу өчен яхшы җирлек булды. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсендә катнашучылар белән үткән конгресстан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, агымдагы саммит халыкара муниципаль хәрәкәтнең 100 еллыгына багышланган иде. Биредә бөтен дөньяның муниципаль һәм региональ дәрәҗәләрендәге башкарма органнарының 3000-нән артык вәкиле катнашты.
Илсур Метшин “ОГМВ президенты, Истанбул Мэры Кадыйр Топбашның авторитеты ярдәмендә безнең оешмабыз өр яңа дәрәҗәгә җитә алды”, дип билгеләде. Аның сүзләренә караганда, форумда фикер алыша торган чишеләсе мәсьәләләрнең дәрәҗәсе күтәрелгән, шулай ук муницпаль хакимият каршындагы бурычлар да үзгәргән. Казан Мэры сүзләренә караганда, башка халыкара масштабтагы оешмалар тарафыннан да ОГМВ эшчәнлегенә җитди бәя бирелә икән.
Илсур Метшин Казан Универсиада ярдәмендә танылу алганлыгын билгеләде. “Конгресста Универсиада турында яхшы фикерләр яңгырады, без бик тә горурландык моңа”, - диде шәһәр башлыгы.
Тагы шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасына янә вице-президент итеп сайланды. Оешма җитәкчелеген сайлау Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммиты кысаларындагы ОГМВ Бөтендөнья советының утырышында узды.
Утырыш барышында дөньякүләм берләшмә вәкилләре ОГМВ президенты итеп Истанбул Мэрын Кадыйр Топбашны сайлады. Илсур Метшин белән берлектә Бордо (Франция) Мэры Ален Жюппе, Кито (Эквадор башкаласы) Мэры Аугусто Баррера, Виктория (Сейшельск утраулары) Мэры Жаклин Мэсташ-Бэль, Гуанчжоу (Кытай) Мэры Чжан Гуаннин вице-президентлар булды.
“Безгә ышаныч белдерелде, һәм Казан янә ОГМВ-да вице-президентлыкта. Бары тик Кадыйр Топбаш һәм Казан гына киләсе срокка сайланды. Калганнар – яңа. Казан тавышы ишетеләчәк”, - диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый төрдәге форумнар ярдәмендә муниципаль хакимият вәкилләре арасында тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек барлыкка килә. “Үз проблемаларын үзе генә чишә алырдай бер генә шәһәр дә юк. Әмма теге яисә бу мәсьәләне башкаларга караганда яхшырак чишә торган шәһәрләр бар, - диде Илсур Метшин. – Мондый саммитлар – тәҗрибә уртаклашу, яхшы эш ысулларын җиткерү өчен менә дигән мәйдан”.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрләр еш очраша торган проблема һәрберсе өчен дә уртак булып тора. Боларга мәгариф, сәламәтлекне саклау, мәдәни мирасны саклау, төзелештәге проблемалар, архитектура, транспорт проблемалары, бөкеләргә бәйле проблемалар керә. “Болар теге яисә бу дәрәҗәдә барлык эре шәһәрләргә дә кагыла. Яхшы тәҗрибәләре булганнары да бар, без аларны һичшиксез өйрәнәчәкбез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.