И.Метшин мәктәп укучыларының 2014 елга вакытлыча эш белән тәэмин итү программасын хуплады
Казан җәйге каникуллар чорына Казанның мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру сәясәтен дәвам итәчәк.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). Казан җәйге каникуллар чорына Казанның мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру сәясәтен, һичшиксез, дәвам итәчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте. “Билгеле булганча, беренче эш хакы – иң кыйммәтле һәм иң кадерлесе. Безнең сәясәтебез хезмәткә кечкенә яшьтән үк өйрәтүдән гыйбарәт. Яшүсмерләрне җәйге каникуллар вакытында эшкә урнаштыру мәсьәләсенә юкка гына игътибар бирмибез”, - дип ассызыклады Мэр.
Мәшгульлек үзәге директоры Валерий Корнеев хәбәр иткәнчә, 2013 елда 5558 балигъ булмаган яшүсмер эшләгән. Бу исә план биременнән (5497 кеше) артып киткән дигән сүз. “Нигездә, программа шәһәр бюджеты аркасында мөмкин булды”, - диде Валерий Корнеев һәм Илсур Метшинга яшүсмерләргә хезмәт хакын түләүгә акча бүлеп биргәне өчен рәхмәтен белдерде. 2014 елда вакытлыча эшкә урнаштыру программасын гамәлгә куюга 10 меңләп сум кирәк булачак. Шәһәр башлыгы 2014 елга булган бюджетта мәктәп укучыларын вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруга акчаны алдан карарга кушты. “Әлеге акчаны, бәлки, Казан бюджетының өстәмә керемнәреннән бүлеп бирә алырбыз”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.