Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). Казанның бөтен торак йортлары һәм социаль өлкәгә караган объектлар җылылык белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
“5-нче октябрь 19.00 сәгатьткә булган мәгълүматларга караганда, барлык 5124 күп фатирлы торак йортка да җылылык бирелгән. Аларның 4058-е – эре идарә компанияләренеке, 896 – торак милекчеләре иптәшлеге һәм торак-төзелеш кооперативы идарәсендәге йорт һәм 170-е ведомство йортлары. Социаль сфераның барлык 756 объекты шулай ук җылытыла”, - дип җиткерде А.Лобов.
Ул җылылык белән тәэмин итү чыганакларының штатлы режимга керүен дә әйтеп китте. “Казэнерго”ның 126 котельныена, шулай ук 10 сезонлы ведомствога караган котельный ягып җибәрелгән. Шулай да, Александр Лобов сүзләренчә, “Казаньзернопродукт” котельныендагы казан җылылык өчен 30-нчы сентябрьдә генә ягып җибәрелгән. Җылылыкны тоткарлау хакындагы мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше нәкъ менә аңа караган 7 күп фатирлы йорттан, бер балалар бакчасыннан һәм бер поликлиника филиалыннан булды, дип өстәде А. Лобов. Графиктан соңга калып, бары тик 1-нче октябрьдә генә тагын өч ведомство котельные ягып җибәрелгән.
Шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин бөтен мәгариф оешмаларында да җылы булуын җиткерде. “Хәзер температура режимын көйләү бара. Проблемалар юк”,- дип хәбәр итте ул. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, “шәһәр хастаханәләрендә җылы, зарлар юк”. Социаль яклау объектларының бөтенесе дә җылылык белән тәэмин ителгән, дип ассызыклады ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары – Казан шәһәре МБ Социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, шулай ук 26-нчы октябрьдән Торак коммуналь хуҗалык комитетында җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә линиясе” (тел.: 292-21-02, 292-61-37) эшләвен искә төшереп үтте. “Әгәр дә җылылык җибәрүнең беренче көннәрендә көн саен 450-500 гариза килгән булса, кичәге көн өчен бары тик 100 мөрәҗәгать кенә теркәлгән, - диде А.Лобов. – Гомумән җылылык җибәргәндә шәһәрнең бөтен хезмәтләре һәм коммуналь предприятиеләре дә оператив эшләде. Әлегә аларга шелтә юк”.
“Шелтәләр әле дә бар, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – 100 мөрәҗәгать үзе моның күрсәткече булып тора. Алар бөтенләй булырга тиеш түгел”.
“Җылылык җибәрү белән бөтен проблемалар бетте дип әйтергә ярамый. Җылылык белән тәэмин итү оешмаларында да, кулланучыларда да җылылык системасын җайлау эшләре бара. Практика күрсәткәнчә моңа 2-3 атна вакыт китә”, - дип өстәде А.Лобов.
Шәһәр башлыгы, шәһәр халкыннан килгән җылылык җибәрү белән бәйле бөтен мөрәҗәгатьләргә дә оператив рәвештә җавап кайтарырга кирәклеген ассызыклады. “Хәзер инде җылылык һәр объектта гына түгел, ә һәр фатирда, һәр торбада булсын өчен “зирәк рәвештә рәтләү” бурычы тора. Әлеге эшне тизрәк тәмамлау мөһим”, - дип йомгаклады И. Метшин.