9-19 октябрь көннәрендә Казанда территорияне санитар чистарту буенча шәһәр күләмендәге ункөнлек узачак.
(KZN.RU, 7-нче октябрь). 9-19 октябрь көннәрендә Казанда территорияне санитар чистарту буенча шәһәр күләмендәге ункөнлек узачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары – шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
Кыска вакыт эчендә шактый бурыч хәл итеп, шәһәр территориясен тиешле хәлгә китерергә кирәк булачак. “Ункөнлекне үткәрү кысаларында барлыгы 4 меңнән артык ишегалды, 20 млн кв.м юл, 126 бакча, парк һәм сквер, 17 млн кв.м яшел зона һәм кеше күпләп була торган урыннарны җыештыру планлаштырыла”, - дип белдерде И.Куляжев.
Ул шулай ук рөхсәт ителмәгән өемнәрне бетерү буенча эшләрне тәмамлау кирәклеге хакында да әйтеп китте. Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары мәгълүматлары нигезендә, быел шәһәр территориясендә 162 рөхсәт ителмәгән өем ачыкланган. Бүгенгә 131 өем юк ителгән, дип хәбәр итте И.Куляжев.
“Җыештыру ункөнлеге – шәһәрне кышка әзерләүнең мөһим өлеше. Әйбәтрәк һәм сыйфатлырак җыештырган саен язга пычрак әзрәк булачак”, - диде И.Метшин. Ул шулай ук декадник Административ-техник инспекциясенең яңа башлыгы Әлфир Шәмсетдинов өчен әйбәт башлангыч булачагы хакында фикерен белдерде.
Шәһәр башлыгы чираттагы тапкыр төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне штраф аркылы гына түгел, җитди профилактика эше белән ирешү мөмкинлеген ассызыклап узды. “Сезгә аерым бер торак оешмалары белән эшләп алырга кирәк. “Тонус”та булган эре идарәче компанияләр бар. Әмма үз территорияләрен тиешле чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тиешлеген искә төшерергә кирәк булган вак торак милекчеләре иптәшлекләре, идарәче компанияләр дә бар”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.