Рабатта Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммиты тәмамланды.
(KZN.RU, 5-нче октябрь). 1-сеннән алып 4-нче октябрьгә кадәр Марокконың башкаласы Рабат шәһәрендә узган Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммитында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” (ОГМВ) оешмасының Бөтендөнья советы утырышы узды. Оешмага яңа җитәкчелек сайлау утырышның мөһим мәсьәләләренең берсе булды, биредә Казан Мэры Илсур Метшин ОГМВ оешмасына вице-президент итеп сайланды.
Мондый төрдәге чаралар өч елга бер тапкыр оештырыла. Агымдагы саммит халыкара муниципаль хәрәкәтнең 100 еллыгына багышланган. Биредә бөтен дөньяның муниципаль һәм региональ дәрәҗәләрендәге башкарма органнарының 3000-нән артык вәкиле катнаша
Саммит эшчәнлеге барышында катнашучылар тарафыннан берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән илләрдәге региональ һәм муниципаль хакимиятләрнең үсеш стратегиясенә дә игътибар юнәлтелде.
Саммит кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының генераль ассамблеясе һәм ОГМВ Бөтендөнья советының утырышы үтте, биредә оешмага җитәкчелек сайланды. Истанбул Мэры Кадыйр Топбаш янә ОГМВ Президенты буларак билгеләнде.
Казан Мэры Илсур Метшин тагы ОГМВ вице-президенты буларак сайланды. Шуны да билгеләп үтү мөһим, Илсур Метшин кандидатурасы үзе президент булып торган Евразия бүлеге тарафыннан түгел, ә дөньякүләм берләшмә ягыннан тәкъдим ителде. Илсур Метшин кандидатурасы 7 ил, 10 шәһәр һәм 4 халыкара ассоциация тарафыннан якланды. Алар арасында Гуанчжоу (Кытай), Ереван (Армения), Джакарта (Индонезия), Бишкек (Кыргызстан), Хабаровск, Самара һәм Красноярск (Россия), Верона (Италия), Әнкара һәм Истанбул (Төркия) шәһәрләренең башлыклары бар иде.
Казан Мэры Илсур Метшин үзе Франция премьер-министры, Бордо Мэры Алена Жюппе кандидатурасын тәкъдим итте, ул да шулай ук ОГМВ вице-президенты булды. Аннан кала, әлеге вазифа Кито (Эквадор башкаласы) Мэры Аугусто Баррера, Виктория (Сейшельск утраулары) Мэры Жаклин Мэсташ-Бэль, Гуанчжоу (Кытай) Мэры Чжан Гуаннинга йөкләнелде.
Сүз уңаеннан, Жаклин Мэсташ-Бэль – ОГМВ вице-президенты вазифасындагы беренче хатын-кыз. ОГМВ Бөтендөнья советы утырышында чыгыш ясаганда, Кадыйр Топбаш ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы тигезлек өчен көрәш – ОГМВ эшчәнлеге юнәлешләренең берсе икәнлеген билгеләп үтте.
“Без оешмабызны киңәйтергә һәм аның йогынтысын арттырырга ниятлибез. Никадәр күбрәк әгъзалар кабул итәбез, шуның кадәр көчлерәк булачакбыз. Әлеге юнәлештә ныклап эшләргә кирәк, бигрәк тә төбәкләрдә. Без барыбыз да тигез һәм бертигез шартларда хезмәт итәбез. Тигезлек, шул ук вакытта җенесләр арасындагы тигезлек, бик тә мөһим. Халыкара хәрәкәткә күп сандагы хатын-кызларны җәлеп итәргә кирәк. Барлык муниципалитетлар вәкилләрен дә эшебездә актив катнашырга чакырасы килә”, - диде Кадыйр Топбаш.
Үз чиратында Илсур Метшин ОГМВ-ның Евразия бүлеге (рәисе булып үзе тора) үзенең барлык әгъзаларын да гражданнарның яшәү сыйфатларын яхшыртырга чакырганлыгын билгеләде.
“Безнең бер-беребезне аңлавыбыз бүген бигрәк тә актуаль, чөнки хәзер дөнья җитди чакырулар белән еш очраша. Локаль проблемалар глобальга кадәр үсмәсен өчен, безгә кулыбыздан килгәнне эшләргә кирәк. Оптималь чишелешләр табарга һәм гражданлык дуслыгына булышырга кирәк”, - диде Казан Мэры.
Шулай ук Илсур Метшин муниципалитетларның үз өсләренә халык һәм хакимият арасындагы арадашчы булу ролен алуларын билгеләп үтте, ә Рабаттагы кебек чаралар җирле хакмият мәнфәгатьләрен иң югары дәрәҗәдә карарга мөмкинлек бирә.
Казан Мэры ОГМВ-ның Евразия бүлеге яшь кенә булса да, әһәмиятле бүлек булуын ассызыклады.
“Евразия регионы 12 иленең шәһәрләрен һәм җирле хакимиятләрен берләштереп, без даими рәвештә сыйфат һәм сан ягыннан үсеш кичерәбез. 2009 елда без әле 39 гына әгъза идек, ә хәзер – 106 катнашучы. Узган 3 елда безнең тарафтан Евразиянең төрле шәһәрләрендә күпләгән конгресс һәм конференцияләр оештырылды, шулай ук 14 семинар үткәрелде. Безнең эшчәнлекнең ачык мисалы – узган елның июлендә булган шәһәрләрнең Евразия форумы. Ул үзенә 30-дан артык илнең 79 шәһәреннән 300-дән артык катнашучысын җыйды. Без җәмәгать хезмәтләре үсеше, инновацияләр үсеше, шәһәрләребездә мирасны саклау мәсьләләре буенча фикер алыштык, тәҗрибәләребез белән уртаклаштык. БМО, ЮНЕСКО, ОГМВ-дан иң яхшы белгечләр форумның лекторлары булды”, - диде Илсур Метшин.
“Без 300 млн. халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасында әгъзалык – барыбыз да үз карашларыбызны җиткерә алыр өчен кирәк”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Утырыш кысаларында киләсе Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья саммитының башкаласына сайлаулар узды. Халыкара форумны үзендә кабул итәргә Богота (Колумбия) һәм Истанбул (Төркия) теләк белдерде.
V саммитның башкаласы хокукын яуларга Истанбулның мөмкинлеге зур иде. Шулай да Кадыйр Топбаш Богота өчен мондый халыкара масштабтагы вакыйганы үткәрү зур әһәмияткә ия булганын билгеләп үтте, шуңа да ул Истанбул гаризасын алу карарын җиткерде. Шулай итеп, киләсе саммит Колумбиянең башкаласы Боготада үтәчәк.