ОГМВ җитәкчелегенә сайлаулар Бөтендөнья советы утырышында үтте.
(KZN.RU, 4-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” (ОГМВ) оешмасына вице-президент итеп сайланды.
Оешманың җитәкчелегенә сайлаулар бүген Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммиты кысаларында узган ОГМВ Бөтендөнья советы утырышында үтте.
Утырыш барышында дөньякүләм берләшмә вәкилләре ОГМВ президенты итеп Истанбул Мэрын Кадыйр Топбашны сайлады. Илсур Метшин белән берлектә Бордо (Франция) Мэры Ален Жюппе, Кито (Эквадор башкаласы) Мэры Аугусто Баррера, Виктория (Сейшельск утраулары) Мэры Жаклин Мэсташ-Бэль, Гуанчжоу (Кытай) Мэры Чжан Гуаннин вице-президентлар булды.
Шулай ук утырыш кысаларында киләсе Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья саммитының башкаласына сайлаулар узды. Халыкара форумны үзендә кабул итәргә Богота (Колумбия) һәм Истанбул (Төркия) теләк белдерде.
V саммитның башкаласы хокукын яуларга Истанбулның мөмкинлеге зур иде. Шулай да Кадыйр Топбаш Богота өчен мондый халыкара масштабтагы вакыйганы үткәрү зур әһәмияткә ия булганын билгеләп үтте, шуңа да ул Истанбул гаризасын алу карарын җиткерде. Шулай итеп, киләсе саммит Колумбиянең башкаласы Боготада үтәчәк.