Казан Мэры инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.
(KZN.RU, 3-нче октябрь). Сентябрь нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округ регионнары башкалалары арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система медиарейтингында янә беренче урынга чыкты.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Федераль һәм региональ ММЧ анализлау нәтиҗәләре нигезендә Илсур Метшинның медиандексы 3244,99 пункт тәшкил итә, бу исә август күрсәткеченнән (2600,07 пункт) артыграк дигән сүз.
Рейтингы төзүчеләр фикеренчә, медиандекс үсеше Казан Мэрының Казанда Автомобильсез йөрү көнендә актив катнашуына бәйле. Шәһәр башлыгы Башкарма комитетның барлык бүлекчәләре җитәкчеләрен дә 23-нче сентябрьдә җәмәгать транспортыннан кулланып, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә үрнәк күрсәтергә чакырды. Шулай ук ММЧ җиткергәнчә, И.Метшин мәктәпкәчә мәгарифнең үсеш перспективлары мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашкан һәм соңгы өч елда Казандагы мәктәпкәчә белем бирүне финанслау 83%-ка үскәнен билгеләгән.
Сентябрь рейтингының икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (1101,3 пункт), өченчедә - Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров (795,95 ).
Шуны искә төшереп узарга кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.