Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Истанбул Мэры Кадыйр Топбаш катнашты.
(KZN.RU, 3-нче октябрь). Бүген Марокко башкаласы Рабат шәһәрендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” (ОГМВ) оешмасы җитәкчеләренең консультатив очрашуы үтте.
Бу көннәрдә Рабатта Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммиты уза, биредә бөтен дөньядан муниципаль һәм региональ дәрәҗәдәге 3000-нән артык башкарма орган вәкилләре катнаша.
Ябык ишекләр артында узган бүгенге фикер алышу очрашуында Истанбул Мэры, ОГМВ президенты Кадыйр Топбаш, Казан Мэры, ОГМВ-ның вице-президенты, оешманың Евразия бүлеге рәисе Илсур Метшин, Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Владимир Платонов катнашты.
Кадыйр Топбаш, бу елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына чакырылуы өчен, Илсур Метшинга рәхмәтен җиткерде. Истанбул Мэры сүзләренә караганда, артык мәшгульлеге аркасында ул әлеге чарага килә алмаган, әмма Уеннар барышын телевизор аркылы күзәткән. Кадыйр Топбаш Татарстан башкаласының зур әзерлеген, шулай ук хәзерге вакытта Казанның чәчәк атуын билгеләде һәм Илсур Метшинга киләчәктә дә әлеге юнәлештәге эшләрендә зур уңышлар теләде.
Илсур Метшин үз чиратында Казанда узган Универсиадада 162 илдән вәкилләр катнашканлыгын искә төшерде, бу исә судент Уеннарында абсолют рекорд булып тора. “Шулай ук Универсиада алдыннан шәһәребез күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Аерым алганда, “Истанбул” исемле сквер барлыкка килде”, - диде Казан Мэры.
Очрашу барышында яклар Рабатта узачак “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасына җитәкчелек сайлауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Владимир Платонов сүзләренә караганда, президент буларак ОГМВ-ның Евразия бүлеге Кадыйр Топбаш кандидатурасы якларга ниятләнә, ә Илсур Метшинны – оешманың региональ бүлек җитәкчесенә.
“Моннан кала, Мәскәү һәм Казан “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасына яңа эшләү методлары тәкъдим итәчәк. Мондый корылтайлар берничә елга бер генә тапкыр оештырыла, шуңа да без Интернет аша төрле шәһәрләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашырга чакырабыз”, - диде Владимир Платонов.
Мәгълүмат өчен: “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы 2004 елдан бирле эшли. Оешманың төп миссиясе – демократик җирле үзидарәне саклау. Оешма 1000-нән артык шәһәрне берләштерә.