Саммитта Казан Мэры, ОГМВ-ның вице-президенты һәм Евразия региональ бүлегенең президенты Илсур Метшин да катнаша.
(KZN.RU, 3-нче октябрь). Кичә кичен Марокко башкаласы Рабат шәһәрендә Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммитының тантаналы ачылышы булды. Саммиттта дөньяның эре шәһәрләре башлыклары, шул исәптән Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша. Саммит катнашучыларына берничә көн эчендә “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасына җитәкче сайларга, шулай ук 2015 елдан соң халыкара хезмәттәшлек стратегиясен эшләргә кирәк булачак.
Мондый төрдәге чаралар өч елга бер тапкыр оештырыла. Агымдагы саммит халыкара муниципаль хәрәкәтнең 100 еллыгына багышланган. Биредә бөтен дөньяның муниципаль һәм региональ дәрәҗәләрендәге башкарма органнарының 3000-нән артык вәкиле катнаша.
Илсур Метшиннан кала Рабатка Нью-Йорк Мэры Майкл Бдумберг, Париж Мэры Дэланое Бертран, Рио-де-Жанейро Мэры Эдуардо Паэш, Мехико хакимияте башлыгы Мигель Анхель Манкера, Истанбул Мэры, ОГМВ президенты Кодир Топбаш һәм башка бик күп дөньякүләм танылган сәясәтчеләр килде.
Форум катнашучылары сүзләренә караганда, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасына җитәкчелек сайлау әлеге саммит өчен иң мөһим мәсьәләләрдән санала. Сайлаулар 4-нче октябрьгә планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин оешманың вице-президенты һәм Евразия региональ бүлегенең президенты булып тора.
Моннан кала, Җирле һәм региональ лидерларның бөтендөнья IV саммитында сәламәтлек, мәгариф, торак төзелеше өлкәләрендә инновацияләр, төбәкләр арасында хезмәттәшлек урнаштыру, халыкны сәясәткә тарту һәм социаль изоляцияне ликвидацияләү һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасының Евразия бүлеге утырышы саммитта мөһим чараларның берсе булды. Илсур Метшин ОГМВ Евразия региональ бүлегенең эшчәнлеге турындагы хисап тотты.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, дәүләтләр һәм җирле мәнфәгатьләр арасында балансны саклауга бары тик муниципалитетларның нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында гына ирешеп була. Бу яктан алганда, ОГМВ геополитик планда уникаль һәм әһәмиятле оешма булып тора.
Илсур Метшин Евразия региональ ОГМВ бүлеген оешманың үсеше өчен әһәмиятле нокта итеп карарга чакыра. “Евразия регионының 12 иленнән шәһәрләрне һәм җирле хакимиятләрне берләштереп, без даими рәвештә сыйфат һәм сан ягыннан үсеш кичерәбез. 2006 елда әле без 39 вәкил генә булсак, хәзер исә безнең сан 106-га җитте. Узган 3 ел эчендә безнең тарафтан Евразиянең төрле шәһәрләрендә күпләгән конгресслар һәм конференцияләр, шулай ук 14 семинар үткәрелде. Алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу уңаеннан 35-тән артык сәфәр оештырылды”, - дип билгеләде И.Метшин.
“Безнең эшчәнлекнең якты мисалы – узган елның июлендә узган шәһәрләрнең Евразия форумы. Ул үзенә 30-дан артык илнең 79 шәһәреннән 300-дән артык катнашучыны җыйды. Без иҗтимагый хезмәтләр, инновация үсеше, шәһәрләребездә мирасны саклау буенча фикер алыштык, тәҗрибәләр белән уртаклаштык. БМИ, ЮНЕСКО, ОГМВ-ларның иң яхшы белгечләре форумның лекторлары булды”, - дип искә төшерде Казан Мэры.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ОГМВ вәкилләренең санын арттыру һәм үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге өстендә даими эшләү Евразия бүлегенең төп бурычларыннан санала.
Мәгълүмат өчен: “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” оешмасы 2004 елдан бирле эшли. Оешманың төп миссиясе – демократик җирле үзидарәне саклау. Оешма 1000-нән артык шәһәрне берләштерә.