Истәлекле датаны бәйрәм итү буенча һәрбер шәһәрле дә үз идеясен тәкъдим итә ала.
(KZN.RU, 2-нче октябрь). Илебез тарихында истәлекле даталарның берсе булып торган бәйрәмгә - Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 70 еллыгына - максималь дәрәҗәдә кешеләр җәлеп ителергә тиеш. Әлеге датага багышланган барлык чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк, дип җиткерде Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү шәһәр оештыру комитеты утырышында шәһәр Мэры Илсур Метшин.
2015 елның 9-нчы маенда бөтен ил белән билгеләп үтеләчәк бәйрәмгә зур әзерлек бара. Аның барышы турында Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыева җиткерде.
Шәһәрнең социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанда 24 мең 959 сугыш ветераны яши. 556 сугыш инвалидлары, 1697 хәрби вакыйгаларда катнашучылар, “Ленинград блокадасы яшәүчесе” билгесе булган 181 гражданин, 116 фашист тоткыннарының балигъ булмаган тоткыны, 22 мең 409 тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның тол калган 1965 тормыш иптәше.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәрбер ветеранга, социаль һәм материаль ярдәм күрсәтү, шәхсән барырга кирәк. “Җиңүнең 70 еллыгы – безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга, без аңа җитди әзерләнергә һәм лаеклы рәвештә каршыларга тиешбез”, - дип билгеләде ул.
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, ел әйләнәсе аларны кайгырту һәм булышлык күрсәтү - ветераннар белән эшләгәндә мөһим булган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Аның сүзләренә караганда, ветераннарга вакытында сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, хәйрия проектларын тормышка ашыру һәм ветераннар һәм аларның гаиләләренең яшәү шартларын даими тикшереп торуга шәһәр хакимияте тарфыннан зур игътибар бирелә. Соңгы мәгълүматлар буенча, ялгыз ветераннар яши торган 83 фатир даими рәвештә муниципалитетның контроле астында тора. Шулай ук музей, хәрби һәм хезмәт даны почмакларын, сугыш турындагы хатирәләрне үз эченә алган китапларны нәшер итү буенча зур эш алып барыла.
Ләйлә Фазлыева октябрьнең уртасыннан шәһәрнең барлык учреждениеләре һәм предприятиеләрендә дә махсус ящиклар барлыкка киләчәген хәбәр итте, бирегә Казанда Җиңү Бәйрәменең 70 еллыгын билгеләп үтү буенча һәркем дә теләк-тәкъдимнәрен калдыра алачак.
Чараның төп территориясе “Казан-Арена” стадионы була. Монда кешеләрнең күбрәк катнашу мөмкинлеге зур, шулай ук машиналар йөри торган юлны да каплау тору кирәк булмаячак. Яңа мәйданчыкта инде зур бәйрәм чаралары да уздырылып алды: 3-нче августта биредә Шәһәр көне үткәрелде, ә 22-нче сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көне - “Милләтләр кроссы” уздырылды.
Мәдәният идарәсе 2015 елда Җиңү Бәйрәмен үткәрү буенча сценарийны инде әзерли башлады, дип җиткерде Л.Фазлыева. Аның сүзләренә караганда, мәдәни-массакүләм чараларда шәһәрнең барлык коллективлары, фольклор һәм симфоник оркестрлары, балалар хоры да катнашачак. Яңа тынлы музыка кораллары коллективының чыгышы ветераннар өчен зур бүләк булачак.
Җиңү көненә Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөртә торган урамнарны төзекләндерү, мемориаль зоналарны, такта, туганнар һәм шәхси кабер ташларын, һәйкәлләрне тәртипкә китерү планлаштырылган. Илсур Метшин фикеренчә, әлеге эш киләсе елның җәендә үткәреләчәк, ә яңа сезон кысаларында “Яшел рекорд” проектында Бөек Ватан сугышы геройларының исемен йөртә торган урамнарны яшелләндерүгә тагы да күбрәк игътибар бирергә кирәк.
70 еллык алдыннан Җиңү паркын яңарту шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Парк территориясен үстерү концепциясе инде эшләнелгән, аның нигезендә төзекләндерү эшләре башкарылачак, мемориаль зона оештырылачак, Казаннан чакырылган һәм сугыш фронтларында һәлак булган 40 мең хәрби хезмәткәрнең исемнәре белән “Электрон хәтер китабы” мемориалы төзеләчәк.
Шәһәрдәге бөтен учреждениеләр эшчәнлегендә балалар һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур роль биреләчәк. Чакырылышка кадәрге Казан яшьләрен әзерләүче яңа спорт үзәге әлеге юнәлештә барлык инициативаларның ресурс үзәге булып торачак. Инде бүген үк яшьләр оешмалары яңа үзәктә музей булдыру буенча эшли башлады.
Оештыру комитеты утырышында катнашкан Казан ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Карягин Мэрдан сугыш еллары балалары турындагы китапны нәшер итүдә булышлык күрсәтүен сорады. Илсур Метшин әлеге инициативага ярдәм итәргә сүз бирде һәм катнашучыларны бәйрәмгә әзерлек вакытында иҗтимагый оешмаларның ветераннар активы белән фикер алышырга чакырды.