Яңа вазифаи билгеләнеш турында аппарат киңәшмәсендә Илсур Метшин җиткерде.
(KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан Бшкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре җитәкчесе вазифасын коррупциягә каршы тору буенча Мэрның ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин башкарачак. Бүгенге Мэриядәге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шундый тәкъдим ясады.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, Казаның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты җитәкчесе Ирек Фәттахов үз теләге белән әлеге урыннан киткән. И.Метшин шулай ук аның тәҗрибәсе шәһәр хуҗалыгының башка өлкәләрендә дә файдалы булачагына ышанычын җиткерде.
Вакансиядәге урынны шәһәр башлыгы коррупциягә каршы тору буенча үзенең ярдәмчесе булган Ратмир Шәйдуллинга тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Р.Шәйдуллин Мэрның ярдәмчесе булып торган бер ел эчендә зур күләмдәге эш башкарган. “Сезнең тарафтан Милек мөнәсәбәтләре комитетына күп тапкырлар кисәтүләр ясалды. Президент каршындагы совет утырышында республикадагы коррупция фактларының 65%-тан күбрәге нәкъ менә милек һәм җир идарәсе өлкәсенә каралуы билгеләп үтелде”, - дип җиткерде И.Метшин.
“Безнең чыгышларыбызда тәкъдимнәр күп булды, алар Комитетның эшен яхшыртуга да, ташландык җир кишәрлекләре белән эшләүгә дә, нәтиҗәсез эшли торган милек хуҗаларына да кагыла”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы.
“Әйдәгез, “Тәнкыйтьлисең икән – тәкъдим ит, тәкъдим итәсең икән – башкарып чык” принцибына таянып эшлик, дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм Ратмир Шәйдуллинга Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетытын җитәкләргә тәкъдим итте. Ул шулай ук әлеге вазифага Р.Шәйдуллин кандидатурасы җентекләп уйланылганлыгын билгеләде. “Бу карар юктан гына барлыкка килгән әйбер түгел, - диде шәһәр башлыгы. – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре эшенә карата бер ел буена булган тәнкыйди күзәтүдән соң, сез әлеге бүлекчә эшендә күп кенә нечкәлекләрне аңлыйсыз, дип уйлыйм, - диде Мэр. – Юнәлешкә яңа импульс бирү бик тә мөһим, сез билгеләгән – ташландык җир һәм Кишәрлекләрне эзләү һәм теркәү, нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтмәүче милек хуҗаларыннан җирләрне алу кебек сез күрсәткән юл белән эшләү мөһим”.
Казан Мэры шулай ук Р.Шәйдуллиннан бүлекчә эшләре реформаларының төгәл программасын көтүен дә җиткерде. “Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты эше сезнең җитәкчелектә яңа дәрәҗәгә күтәрелүенә ышанып калабыз”, - дип йомгак ясады И.Метшин.
Ратмир Шәйдуллин үзенә ясалган тәкъдимне уңай кабул итте һәм ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде.