Иртәгә Казанда Өлкәннәр декадасы старт ала.
(KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Матур традиция буенча, 1-сеннән алып 10-нчы октябрьгә кадәр Казанда Өлкәннәр декадасы үтәчәк. Шәһәрнең 100 яшьтән узып киткән озын гомерлы өлкәннәрен район администрация башлыклары котлаячак, ә 46 юбилярга – декада көннәрендә 90, 95 һәм 100 яшьлекләрен билгеләп үтүчеләргә - илбашы Владимир Путин исеменнән котлау ирештереләчәк. Декада чорында оештырылачак чаралар турында эшлекле дүшәмбедә Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Социаль яклау идарәсе башлыгының вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Просвирякова сөйләде.
Өлкәннәр декадасы мәдәни һәм спорт, шулай ук мәгарифкә караган чараларга бай булачак. Мисалга, бүген “Уникс” мәдәни-спорт комплексында Университетта өченче буынның яңа уку елы башлануы тантанасының ачылуы көтелә, аның популярлыгы Казанның өлкәннәре арасында ел саен арта гына.
Декаданың тантаналы ачылышы 1-нче октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак, биредә пенсионерларга ветераннар арасында уздырылган “Балкыш” фестиваленең республика гала-концерты күрсәтеләчәк. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылачак шәһәрнең тантаналы җыелышы 2-нче октябрьдә С.Сәйшев исемендәге зур концертлар залында була.
Декада чорында ялгыз һәм аз керемле пенсонерларга, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булган урын өстендәге авыруларга зур игътибар юнәлтеләчәк. 1-нче октябрьдә Казанның мәгариф учреждениеләрендә “Игелек кылырга ашыгыгыз”, “Ветеран янәшәдә генә яши”, “Тимурчылар-2013” кебек акцияләр старт алачак. Моннан кала, мәгариф учреждениеләрендә сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырып, класс сәгатьләре оештыру планлаштырыла.
Үзләре теләк белдергән оешмалар, югары уку йортлары һәм социаль хезмәткәрләр булышлыгында “Бүләккә - фатир” исемендәге традицион акцияләр үсеш алачак, ә район администрацияләре ялгыз өлкәннәргә кышкы чорга җиләк-җимеш һәм яшелчәләр алуда һәм өйләренә илтүдә булышлык күрсәтәчәкләр.
Сәламәтлекне саклау идарәсе табибларның күчмә бригадасы белән берлектә “Бистә” акциясен дәвам итәчәк, әлеге чара кысаларында шәһәрнең Нагорный, Мирный, Петровский, Дәрвишләр, Крутушка кебек бистәләрендә яшәүче өлкәннәрнең сәламәтлекләре торышын комплекслы тикшерү каралган. Урын өстендәге ялгыз өлкәннәр янына участок табиблары һәм тар белгечлектәгеләр киләчәк.
Казанда барлыгы 322,4 мең пенсинер яши, бу – шәһәр халкының 27% дигән сүз. 90 һәм аннан да өлкәнрәкләре 3,4 меңне тәшкил итә, социаль хезмәт күрсәтүне өйдә ала торганнары – 2,3 мең кеше. Ирина Просвирякова билгеләп үткәнчә, 2008 елдан Казанда озак яшәүчеләр саны 25-тән алып 55-кә кадәр үскән.
“Озын гомерлеләрнең саны артуы сөендерә генә. Бу – безнең шәһәр өчен зур күрсәткеч, сәламәтлекне саклауның сыйфаты, лаеклы социаль хезмәт күрсәтүнең һәм пенсия ягыннан тәэмин ителеш турында сөйли”, - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. “Татьяна Николаевнаның дөнья куюы кызганыч, әмма әлеге рекордны узачак кешеләр булуына да өметебез зур безнең”. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә иң озын гомерлы кеше – Татьяна Николаевна Минина узган пәнҗешәмбедә, 106 яшь тә 8 айда вафат булды.
1-нче октябрьдә Казанның бөтен пенсионерларына да көн дәвамында 11 шәһәр мунчасының хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге тудырылачак. Мунчаларның адреслары һәм эшләү вакытлары турындагы мәгълүматны биредән белеп була: http://www.kzn.ru/news/41107-1-oktyabrya-pensionery-kazani-smogut-besplatno-posetit-bani.
“Физик активлык – озын гомерлелеккә юл” акциясе кысаларында 3-нче октябрьдә өлкән яшьтәгеләр өчен рус бильярды буенча 8-нче шәһәр турниры, шулай ук “Тән һәм рух сәламәтлеге өчен” су-спорт бәйрәме планлаштырылган. Аз керемле өлкәннәр өчен шәһәр кафеларында хәйрия ашлары оештырылачак.
Илсур Метшин барлык шәһәрлеләрне дә өлкәннәр декадасы башлану белән котлады һәм олы буын вәкилләренә бу көннәрдә генә түгел, ә даими рәвештә игътибар, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә чакырды. “Әлеге декада – безнең тарафтан пенсионерларыбызга хөрмәт күрсәтү һәм яшь буынга үрнәк булу өчен яхшы форсат. Пенсионерларыбызның күңелләре белән картаймаулары, актив булулары сөендерә. Безгә актив озак яшәүне, булдыра алганча, күбрәк пропагандаларга кирәк, шулай булганда пенсия яшендә тормыш башланачак кына. Моның өчен актив эшләүгә шартлар да тудырачакбыз”, - дип билгеләде Мэр.