ТР Прокуроры “Казан шәһәре файдасына башкарылган фидакарь хезмәте өчен” билгесе белән бүләкләнде.
(KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин “Казан шәһәре файдасына башкарылган фидакарь хезмәте өчен” билгесен Казанның экс-прокуроры, Татарстан республикасының яңа прокуроры Илдус Нәфыйковка тапшырды. Шәһәр башлыгы Илдус Нәфыйковны яңа вазифасы белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең генпрокуратурасы тарафыннан республика прокуроры буларак тәкъдим ителгән Илдус Нәфыйков кандудатрусын хуплады. ТР башлыгы әлеге боерыкны 25-нче сентябрьдә раслады. 26-нчы сентябрьдә Илдус Нәфыйков кандидатурасын ТР Дәүләт Советы утырышында бердәм тавыштан кабул иттеләр. Аның әлеге вазифага билгеләнүе турындагы боерыкны Россиянең генераль прокуроры Юрий Чайка имзалады.
Илсур Метшин Илдус Нәфыйковка шәһәр прокуратурасында башкарган нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, Башкарма комитет һәм шәһәр Думасының бер генә карары да Казан прокурорының консультациясеннән башка кабул ителмәгәнлеген билгеләп үтте. “Без сезнең белән бергә 6 ел ярым эшләдек, безнең тарафтан җибәрелгән хата-кимчелекләрне күрсәтеп баруыгыз өчен сезгә рәхмәтлебез. Башкарма комитет, депутатлар корпусы һәм казанлылар исеменнән сезгә “Казан шәһәре файдасына башкарылган фидакарь хезмәте өчен” билгесен тапшыру минем өчен зур дәрәҗә булып тора”, - дип билгеләде И.Метшин.
Илдус Нәфыйков, үз чиратында, шәһәр прокуратурасындагы эшләү чоры бер мизгел булып “бер сулышта” үтеп китүен билгеләде. “Барыгызга да уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт. Хәзер республиканың прокурор вазифасында муниципалитетлар хокукларын яклаячаклар, ни дисәң дә, киләчәк – алар артында”, - дип билгедәде ул.