Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган идарә системасын (АСУДД) гамәлгә кертү Татарстан башкаласы урамнарында, система гамәлдә булган урыннарда үткәрү сәләтен 15%-ка арттырырга мөмкинлек бирде.
(KZN.RU, 9-нчы октябрь). Юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган идарә системасын (АСУДД) гамәлгә кертү Татарстан башкаласы урамнарында, система гамәлдә булган урыннарда үткәрү сәләтен 15%-ка арттырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта транспорт хәлен яхшырту мәсьәләләре буенча шәһәр штабы утырышында “АСУДД” учреждениесе директоры Ринат Кәлимуллин хәбәр итте.
АСУУДны Казанда гамәлгә кертү 2010 елда башланды. Куелган видеодетекторлар аркасында адаптив система хәрәкәт иткән транспорт санын исәптә тотарга һәм типларга бүләргә сәләтле. Җыелган мәгълүмат юл контроллерына барып ирешә, аннары волокон-оптик линия аша үзәк идарә пунктына барып ирешә.
Җыелган мәгълүмат анда программа комплексы тарафыннан эшкәртелә, һәм программа светофорның кирәк булган эш режимын сайлый. Шулай итеп, адаптив система чын вакыт режимында транспорт хәрәкәтенең үзгәргән интенсивлыгына реакция ясарга мөмкин.
“Системаның нигезе булып «Mizar» Италия компаниясенең «ОМNIA» программа комплексы булып тора. Әлеге комплексның үзенчәлеге булып җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен өстенлек бирүе. Беренче этапта Казанның 98 светофор объектында һәм 7 транспорт чишелешендә системаны гамәлгә кертү эшләре бара. Контрактны үтәү вакыты агымдагы елның ахырына кадәр дип билгеләнде”, - дип хәбәр итте Ринат Кәлимуллин.
Хәзерге вакытта системаның эше өчен кирәк булган барлык җиһаз шәһәрнең үзәк өлешендә, шулар арасында Горький, Карл Маркс, Ершов, Павлюхин, Вишневский, Эсперанто урамнары булган 57 светофорлы юл чатында урнаштырылган.
“Адаптив системаның нәтиҗәлелеген тулы күләмдә бөтен шәһәр буйлап әлеге система эшләгән хәлдә бәяләргә мөмкин булачак. Әмма инде хәзер, статистик мәгълүматларга караганда, әйтелгән урамнарда үткәрү сәләтенең артуын күрергә мөмкин. Шул урамнарда хәрәкәт итүнең уртача тизлеге 5 км/с, ә үткәрү сәләте – 15%-ка арткан. Шулай ук әлеге участокларда юлда булу вакыты кимүгә экологик хәл яшыра”, - дип белдерде “АСУДД” директоры.