Татарстан башкаласында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.
(KZN.RU, 26-нчы август). Казанда начар мәктәпләр булырга тиеш түгел. Теге яисә бу уку йортларының ни өчен артта калышуларының сәбәпләренә анализ ясарга, һәм проблемаларны чишәргә булышырга кирәк. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә шундый бурыч куйды.
Конференция Халыкара мәгълүмати үзәктә үтте, биредә 1200-дән артык мөгаллим катнашты.
Илсур Метшин 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм оештыру эшләрендә актив катнашкан мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.
“Агымдагы ел безнең өчен аеруча әһәмиятле булып тора. 1300-дән артык мәктәп укучысы һәм мөгаллимнәр Универсиадада волонтер булды. Уеннарның мәдәни программасында балаларның иҗади коллективлары чыгыш ясады. Безнең мәктәпләр һәм шәһәр янындагы сәламәтләндерү лагерьлары клиент төркемнәрен кабул итте һәм аларга тиешле шартлар тудырды. Мәктәп пешекчеләре спортчыларны яхшылап тукландырды. Аларның барысына да искиткеч хезмәтләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы Универсиада аркасында Казан бөтен дөньяга танылды, бу исә шәһәрнең алдагы үсеше өчен зур этәргеч булып тора, дип билгеләп үтте. Илсур Метшин фикеренчә, мәгарифтән башка киләчәкне күз алдына да китереп булмый.
“Казандагы мәгариф зур тизлектә үсеш ала. Агымдагы елда әлеге өлкәгә без 8 млрд. сумнан артык акча тоттык, бу исә узган елгыга караганда 1,5 миллиардка күбрәк, тулаем шәһәр бюджетының яртысыннан артыграк дигән сүз. Балаларыбыз тиешле гыйлем алсын, замана шартларында конкурентлыкка сәләтле булып тәрбияләнсеннәр өчен, бик күп эшләр башкарылды. Монда уку-укыту материаль базасын ныгыту да, балалар өчен куркынычсызлык шартлары булдыру да керә. Бу балалар бакчаларына да, мәктәпләргә дә кагыла”, - дип җиткерде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казандагы 1,5-3 яшьлек сабыйларга балалар бакчаларында урын җитмәү мәсьәләсенә дә игътибарын юнәлтте. Бүгенге көндә 13000 урынга кытлык кичерәбез. Шуның өстенә балалар туу буенча да Казан инде берничә ел рәттән лидерлар рәтендә бара, димәк, берничә елдан әлеге кытлык шулай ук актуаль булып калачак. Әлеге проблеманы чишәр өчен, шәһәр җитәкчелеге яңа вариантлар эзли, шул исәптән шәхси инвесторларны да җәлеп итү күздә тотыла. Шулай итеп, ел ахырына кадәр Казанда 350 урынга исәпләнгән 5 яңа шәхси балалар бакчалары барлыкка килергә тиеш.
Моннан кала, 2013 елда федераль “юл картасы”н тормышка ашыру хисабына 6 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, 6-сына реконструкция ясалачак, яңа 9 төркем ачылачак. Шулар хисабына мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 1500 яңа урын барлыкка киләчәк.
Тагы бер кирәкле булган юнәшлешләрнең берсе – мәктәпләргә капиталь ремонт ясау. “ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, 30 елдан артыграк элек салынган мәктәпләрнең 40%-лабына капиталь ремонт ясалды. Программа 5 елга исәпләнгән һәм алдагы 3 елда безгә Казанның 71 мәктәбен ремонтлыйсы була”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Гамәлдәге мәктәпләргә ремонт ясаудан тыш, Казанда яңа мәктәпләр төзү дә дәвам ителә. Традиция буенча 1-нче сетябрьдә Татарстан башкаласында чираттагы мәктәп ачылачак, әлеге мәктәп “Кояшлы шәһәр” микрорайонында урнашкан. “Бу – Татарстанда Аэрокосмик тикшеренүләр үзәге булган беренче мәктәп булачак. Мәктәп инде республика конкурсында актив катнашты һәм 1,4 млн.сумлык 2 грант отты, әлеге акчаларга мәктәпнең аэрокосмик лабораториясенә кирәк булган җиһазлар алыначак”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казандагы мәгариф өлкәсенең төп принциплары булып ачыклык тора. Шул рәвешле даими нигездә мәктәп рейтинглары чыгарыла, Илсур Метшин фикеренчә, бу мәктәп эшчәнлегенең объектив картинасын күзалларга булыша, һәм әлеге нәтиҗәләр ата-аналарга гына түгел, мөгаллимнәрнең үзләренә дә мөһим. “Казан мәктәпләоренең БДИ буенча күрсәткечләре Мәгариф идарәсе сайтында урнаштырылган. Без бернәрсәне дә яшермибез. Бу елгы БДИ нәтиҗәләре бигрәк тә Универсиада рекордлары белән чагыштырырлык булды”, - диде И.Метшин, һәм 80-нән алып 100-гә кадәр балл җыйган узган елдагы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны Казанда бу елда 4 тапкырга артканлыгын искә төшерде.
БДИ буенча минималь балл җыя алмаучы Казан укучылары саны да кими. Илсур Метшин Мәгариф идарәсенә һәр очракны аерым өйрәнергә кушты.
“Кечкенә генә саннар артында да билгеле бер кешеләрнең язмышлары торуын онытмаска кирәк. Кайсы мәктәпләрдә ел саен артта калучылар булуын анализлавыгызны, ситуацияне үзгәртер өчен нәрсә кирәк булуын ачыклавыгызны сорыйм. Казанда начар мәктәпләр булырга тиеш түгел. Бары тик яхшы һәм искиткеч мәктәпләр генә булырга тиеш”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Моннан кала, Татарстан башкаласы Мэры мәктәпләргә югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү зарурлыгын билгеләп үтте һәм шәһәр хакимияте иң яхшы чыгарылыш студентларын Казанда калдырыр өчен бөтен көчне куячак, дип ышандырды.
“Мәгариф хезмәткәрләренә, олы хезмәтләре, һөнәри тәҗрибәләре, үз эшләрен зур җаваплылык белән башкарулары өчен, рәхмәт җиткерергә рөхсәт итегез. Сезнең мөгаллимлек сәләтегез аркасында Казанның интеллектуаль потенциалы үсеп килә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.