Яклар эшмәкәрлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
(KZN.RU, 27-нче август). Хезмәттәшлекнең үсеш мөмкинлекләре турында бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Таиланд Корольлегенең РФ-дәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Итти Дитбанчонг фикер алышты. Очрашу Казан Мэриясендә үтте.
Шәһәр җитәкчесе Таиландтан килгән спортчылар делегациясенең 2013 елгы Универсиадада катнашуларын искә төшерде һәм Уеннарда яуланган ике алтын медальләре белән котлады. “2007 елда Рөстәм Миңнеханов белән бергә без Бангкоктагы Универсиада оештырылу тәҗрибәсен өйрәнгән идек, әлеге өйрәнүләр Казандагы Бөтендөнья җәйге студент Уеннарына әзерлек вакытында бик тә булышты”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Итти Дитбанчонг Уеннарда катнашкан Таиланд спортчыларына кунакчыллык күрсәтелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. Илче Универсиаданы уңышлы уздырганы уңаеннан Казанны котлады, Россия җыелмасы чыгышларын югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Илсур Метшин Казан белән хезмәттәшлек перспективалары спорт өлкәсендә генә түгел, мәдәният, мәгариф юнәлешләрендә дә яхшы булуын ассызыклап үтте. Мэр Итти Дитбанчонгка 200 еллык тарихы булган Казан (Идел буе) федераль университеты тарихын сөйләп үтте һәм Таиланд студентларын, аспирантларын, шулай ук укытучыларны тәҗрибә уртаклашыр өчен Казанга чакырды.
“Әлбәттә, бөтен россиялеләр өчен дә Таиланд – ял итү өчен яхшы урын, 2012 елда Корольлектә 10 меңнән артык казанлы булган. Узган елда Таиландтан 100-дән аз гына артыграк кеше Казан кунаклары булса да, Универсиададан соң Казанда булырга теләүчеләрнең саны артыр дип өметләнәм. Без хезмәттәшлегебез төрле юнәлештә үсүе яклы”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Төп максаты илнең үзәге белән генә түгел, ә башка регионнары белән дә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек төзү икәнлеген ачыклап үтте Итти Дитбанчонг, илче булган шәһәрләрнең беренчесе Казан булган. Итти Дитбанчонг Таиланд һәм эре автосәнәгать үзәге булып торган Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә зур потенциал булуын билгеләп үтте, һәм киләчәктә мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә дә хезмәттәшлеккә өметен җиткерде.