Казан Мэры ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры белән бергә шәһәрнең юл-урам челтәре объектларын карап кайтты.
(KZN.RU, 27-нче август). Юлларны һәм чишелешләрне рәсми рәвештә тапшыру алдыннан тест эксплуатациясе барышында ачыкланган проектчыларның эшләп бетермәгән урыннары һәм ялгышлары тиз арада төзәтелергә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге юл-урам челтәре объектларын караган вакытта шундый бурыч куйды.
Эшлекле сәфәрдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, беренче вице-мэр Иршат Минкин, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Карап чыгылган объектларга Ленин дамбасындагы чишелеш, Җиңү проспекты, Парин урамы, Танк боҗрасы кергән иде. Һәрбер объекттагы җитешсезлекләр буенча фикер алышынды. Әйтик, Ленин дамбасы районында төзекләндерү, вакытлыча куелган конструкцияләрне сүтү һәм елга ермагын чистарту эшләрен төгәлләргә кирәк. Танк боҗрасында һәм тагы берничә урында юлларны проектлаганда яңгыр суларын үткәреп җибәрә торган җайланмаларның саны җитәрлек түгел, бу исә суның артык күп күтәрелүенә китерә.
Су үткәрү җайланмаларында берникадәр җитешсезлекләр бар. Юлларның советлар заманында су үткәрү өчен махсус җайланмаларсыз төзелгән булуы турында сөйләвебез – әле бер эш. Әмма проектчыларның яңа юллар төзегәндә яңгыр суларын үткәреп җибәрә торган җайланмалар саны белән ялгышулары бернинди кысаларга да сыймый. Проектчылар, мондый проблемалар алга таба күзәтелмәсен өчен, дөрес чишелеш табарга тиеш булачак”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Аның сүзләренә караганда, әлеге җитешсезлекләрне подрядчылар һава торышы начарланганчыга кадәр көзге айларда бетерәчәкләр, кирәк булган очракта – киләсе елда да дәвам ителергә мөмкин.
“Күпмедер “вакыт көтәргә” кирәк булган моментлар бар. Әйтик, шул ук Тиомирнов урамында ясалма туфраклар күп. Юл үзен кышын һәм ташу вакытында язын ничек тотуын карыйсы килә”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.