Проектны “Fielding and Nair International” Америка компаниясе башкара.
(KZN.RU, 27-нче август). "Ясная поляна" коттедж поселогында халыкара мәктәп төзү темасы буенча фикер алышу бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Fielding and Nair International” компаниясе башлыгы Джей Литман очрашуында булды. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов та катнашты.
Очрашу барышында Татарстанда төзергә планлаштырыла торган мәктәпкә презентация ясалды. Проектны эшләүчеләр сүзләренчә, бу республикада халыкара уку йортларына куела торган бөтен таләпләргә җавап бирүче беренче мәктәп була. Анда чит ил укытучылары укытачак, Татарстан һәм Россия студентлары гына түгел, ә чит илдән килгән студентлар да укый алачак, уку-укыту махсус программалар буенча инглиз телендә алып барылачак. Программалар исә IB халыкара стандартына туры киләчәк, ул белемнең дөньядагы теләсә нинди ноктасында эквивалент булуын гарантияли һәм дөньяның алдынгы вузлары тарафыннан таныла, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Мәктәпне төзү проектын “Fielding and Nair International” Америка компаниясе башкара, ул инде дөньяның 40 илендә 100-дән артык шундый проектны гамәлгә куйган. Компания җитәкчесе Джей Литман бүген мәктәпләрдә кулланыла торган алдынгы укыту методикалары турында, киләчәк мәктәпнең архитектур концепциясе турында сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны югары бәяләде. "Сезнең алымнарыгыз кызыклы, "креатив" укыту формасын без Сингапурдагы хезмәттәшләребездә дә күрәбез, алар белән хәзерге вакытта безнең мәктәп мәгарифен модернизациялибез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул киләчәк мәктәпнең комплекслы детальләштерелгән планын уйларга кирәклеген ассызыклады, персоналны да дөрес сайларга кирәк. "Бу чыннан да бик кирәкле мәктәп булачак - безгә чит ил эшмәкәрләре килә, спортчылар, аларның үз балаларын укыту урынында ихтыяҗлары бар, дип саный Татарстан Президенты. - Бу мәктәп республиканың инвесторларга, фәнни җәмәгатьчелеккә кызыклыгын арттырачак".
Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпкә тиешле документларны алуда ярдәм итүне йөкләде. "Мин бу шәһәр һәм республика өчен приоритет проект дип уйлыйм", - дип белдерде Татарстан Президенты.
"Без сезнең белән яңа проектлар эшләргә дә өметләнәбез. Иннополиста яңа бер шәһәр төзибез, анда да алдынгы мәктәп кирәк булачак", - дип мөрәҗәгать итте Джей Литманга очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов.