Дубравная урамы 35-нче йорт ишегалдында үз инициативасы буенча җиләк-җимеш бакчасы булдырган Гөлсирә ханым Шәрәфетдинова конкурс җиңүчесе булды.
(KZN.RU, 28-нче август). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанның иң яхшы урам җыештыручысын бүләкләде. Конкрста абсолют җиңүче булган Гөлсирә Шәрәфетдиновага шәһәр җитәкчесе диплом һәм яңа кер юу машинасын бүләк итте.
Казанда йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм ямьләндерү буенча шәһәркүләм бәйге “Торак фонды белән иң яхшы идарә итүче оешма”, “Торак фондны иң яхшы тәэмин итүче оешма”, "Иң яхшы ишегалды", “Казанның иң яхшы урам себерүчесе”, “Иң яхшы өйтүр бакча”, “Иң яхшы инвестор” номинацияләре буенча үткәрелгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дворник булып 52 яшьлек Гөлсирә Шәрәфетдинова табылды. Гөлсирә ханым Шәрәфетдинова Казанның Дубравная урамы буенча урнашкан 35-нче йорт ишегалдында үз инициативасы буенча җиләк-җимеш бакчасы булдырган, биредә яшь грушалар һәм алмагачлар, черешня, чия һәм башка җимеш бирүче агачлар, шулай ук төрле үсемлекләр, әйтик, кәбестәнең декоратив төрләре үсә. Сөйләшеп утыру өчен беседка да куелган. Хәтта иске резин итекләрнең дә файдасын тапкан Гөлсирә ханым. Ул фантазиясен эшкә җигеп, аларны матур клумбага әверелдергән. Белеме буенча ул агроном, Ульяновски авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Әлеге йорт “Поиск Сервис” ҖЧҖ идарә итүче компания канаты астында. Шушы оешмада ул йортны файдалануга тапшырганнан бирле, 2008 нче елдан эшли.
“Берничә ел элек ветераннар өчен бу йорт ачылышын хәтерлим. Ул вакытта биредә бер бушлык кына иде, ә хәзер кечкенә генә сквер күрәм”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
“Коллективыбыз бик яхшы. Биредә бушлык булгач, идарәче компания директорына мөрәҗәгать иттек. Ул беркайчан да безне кире борып җибәрми. Безгә үсентеләр утырту өчен җир алып кайттылар. Аннары тегермән фигурасын ясарга теләдек, ул безгә балта остасын җибәрде. Территорияне кардан чистарту өчен күптән түгел комбайн алдык. Шулай итеп, әкренләп ишегалдын ямьләндердек”, - дип җиткерде Гөлсирә Шәрәфетдинова.
Ветераннар да Гөлсирә ханымның чын мәгънәсендә җиңүгә лаек булуын расладылар. Илсур Метшин бүләгеннән тыш, Гөлсирә Шәрәфетдиновага “Поиск Сервис” ширкәтеннән 10 мең сум күләмендә премия дә бирелде. Шулай ук йорт яны территориясен киләчәктә дә яшелләндерү өчен үсентеләр тапшырылды. Җиңү истәлеге итеп, ул ишегалдында барбарис, роза, вейгель кебек куаклар утыртты.
Бәйгенең иң яхшы урам җыештыручыларын билгеләүче номинациядә икенче урынны шәһәрнең Бигичев урамы буенча урнашкан 32-нче йорт дворнигы Әлфия Сафиуллина яулады. Өченче урынга Коммунарлар урамы, 2-нче йорт ишегалдында эшләүче Нина Кутузова лаек булды.