Казан ратушасында шәһәрнең реставрацияләнгән тарихи биналарының милекчеләрен бүләкләделәр.
(KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Казан ратушасында шәһәрнең реставрацияләнгән тарихи биналарының милекчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Казан Мэры Илсур Метшин аларга мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Үткәрелгән чарада ТР мәдәният министрының урынбасары Светлана Персова, ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казанның тарихи үзәген торгызуга зур өлеш керткән 100 милекче катнашты.
“Безнең очрашуның Шәһәр һәм Республика көне алдыннан оештырылуы юктан гына түгел. Безнең өчен бу дулкынландыргыч мизгеллләр, чөнки бирегә Казанның тарихи үзәген торгызуга үзләреннән әйтеп бетергесез зур өлеш керткән кешеләр җыелды. Ике ел ярым элек без эшне башлаган идек, соңыннан ул зур проектка әйләнде. Бүгенге көндә Татарстан башкаласының тарихи үзәген торгызу охшаш ситуациядә баулган башка шәһәрләрдә дә өйрәнү предметы булып тора”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Тулаем алганда, Казанның тарихи үзәген торгызу эшләрендә биредә урнашкан биналарның 265 милек хуҗалары катнашкан.
Начар халәттә булган 331 объектның 285-ендә эшләр тәмамланган. Һәйкәл статусын йөрткән 100 бинаның 86-сы тулысынча торгызылган.
“Шактый авыр башлануына карамастан, зур күләмдәге эш башкарылды. Шуңа аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерәсе килә, әлеге хәрәкәтнең башында нәкъ менә ул торды. Шуның аркасында без бүген беренче нәтиҗәләргә ирештек. Әмма бу әле безнең юлыбызның башы гына”, - диде Казан Мэры.
Александровский пассаж, Фукс йорты, ”Казан” кунакханәсе, Бауман урамындагы матбугат йорты кебек объектларның фасадларына ремонт ясау һәм төзекләндерү эшләре тәмамланган.
Шулай ук Нариманов ур., 62 адрес буенча урнашкан “Милләт” типографиясе, Гладилов,22-дәге Свешников йорты яңа тормыш алды. Мәскәү ур., 62, К.Маркс ур., 60, Мәрҗани ур., 4, Нариманов, 70, шулай ук ASG инвестицион ширкәтләр төркеменең дәүләт-хосусый партнерлыгы кысаларында 16 мәдәни мирас объекты янындагы территориядә төзекләндерү эшләре башкарылды, фасад һәм түбәләргә реставрация ясалды.
“Иң мөһиме – 2 ел ярым эчендә без тарихи биналарга кагылышлы булган кешеләрнең аңын үзгәртә алдык. Бүген инде берекемнең дә әлеге урыннарда күпкатлы йортлар да төзисе килми, һәм бермкем дә тарихи һәйкәлләрне торгызу зарурлыгына шикләнеп карамый. Аерым рәхмәт сүзләрен, битараф булмаулары өчен, инде күптәннән Иске Татар бистәсендә яшәүче халыкка җиткерәсем килә. Күптән түгел без алар белән яңартылган квартал буенча сәфәр кылдык. Башка шәһәрләргә күчеп киткән ватандашларыбызның да безнең эшкә кушылулары тагы да сөендерде”, - дип җиткерде Казан Мэры.
Иске Татар бистәсендә 3 квартал торгызылды, биредә шулай ук Каюм Насыйри урамында җәяүле урам, 4 яңа сквер оештырылды, Күнче урамы яңадан барлыкка килде, “Татар утары” һәм “Tatar Inn” кунакханә комплексы инде кунаклар кабул итә башладылар.
6 агач корылма, шул исәптән бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге йорт, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан торгызылды.
“Иске шәһәр” префектурасының 12 урамында 55 бинада торгызу эшләре башкарылды. Шуларның 42-се мәдәни мирас объекты булып санала.
Тарихи үзәктә рекламаларны билгеле бер тәртипкә салу һәм аны урнаштыруның яңа регламентларын эшләү буенча зур эш алып барылды. Шул рәвешле 2012 елның ахырына бөтен тарихи үзәк зур масштаблы контрукцияләрдән арына алды.
“Мондый очрашулар яхшы традициягә әйләнер, дип өметләнәм. Тагы бер тапкыр бөтен казанлылар исеменнән Универсиада алдыннан башкарылган зур хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бу әле зур эшләрнең башы гына булыр, дип ышанып калам”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта 46 объектта (шуларның 14-е мәдәни мирас объектлары булып тора) график буенча төзелеш-монтаж һәм реставрация, капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре дәвам итә. Алар арасында – Дружинин йорты, Марков йорты, Лисицын-Емелин йорты, Чернояровск пассажы да бар.