Бу елгы көздә шәһәрдә 40 меңләп агач утырту планлаштырыла.
(KZN.RU, 26-нчы август). Кыска вакыт эчендә бу елгы көздә утыртылачак яшел үсентеләр картасын булдырырга кирәк – аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды.
Шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләләре фикер алышуга чыгарылган темаларның берсе булып торды. Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җәйге сезонга якынча гына нәтиҗәләр чыгарды һәм төзекләндерү өлкәсендәге бурычларны атап үтте.
Бу елда шәһәрдә 225 мең кв.метр рулонлы газон җәелгән, 160 мең кв.метр мәйданда газон чәчелгән, 24 мең кв.метр мәйданда 10 мең агач, 21 мең куак, 50 мең күпьеллык һәм берьеллык чәчәк утыртылган, дип искәртеп үтте ул.
Вишневский, Сибгат Хәким, Гаврилов, Парин урамнарында, Оренбург трактында, Азатлык мәйданында, Тукай мәйданында, Миллениум күперенә җитәрәк урыннарда җәелгән газонга су сибү өчен махсус система булдырылган. Су сибү системасының гомуми озынлыгы 50 км.-ны тәшкил итә. Моннан кала, Универсиада алдыннан һәм “Яшел рекорд” программасы кысаларында утыртылган агачларга су сибү өчен, көн саен шәһәр урамнарында 120 су сибү машиналары чыга. Ел башыннан яшел үсентеләргә су сибәргә генә 600 мең куб. метр су сарыф ителгән.
“Язын утыртылган агач һәм куакларның чыныгып китүе, тиешле дәрәҗәдә һәм вакытта карап тору аркасында, 95%-ны тәшкил итте. Рулонлы газон һәм күпьеллык чәчәкләр барлык мәйданда да үсеп китә алдылар”, - дип билгеләде И.Куляжев.
Шәһәрдә яшелләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла, дип җиткерде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Бу көздә “Яшел рекорд” программасының икенче этабы старт ала. “40 мең агач утырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта, инженерлык коммуникацияләре һәм шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алып, аларны кайда утырту урыннары билгеләнгән. Алдагы елдагы кебек үк, әлеге проектны тормышка ашырган вакытта без шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының ярдәменә өметләнәбез”, - диде И.Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин яшел үсентеләр картасын булдыруны тизләтергә кушты. “Район башлыклары, профильле комитетлар, нәрсә һәм кайда утырту турында уйлагыз. Кем белән берлектә без моны эшләячәкбез, нинди уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре, оешмалар әлеге проектта катнашачак – барысын да алдан уйларга кирәк”, - дип боерык бирде шәһәр башлыгы.
Шуны да искә төшереп үтәргә кирәк, Казанның урам-юл челтәрен тоту өчен, Универсиада алдыннан 26 махсус техника берәмлеге сатып алынды, шуларның 8-е – тротуар-чистарту һәм 18-е – вакуум-себерү юл машиналары. Нәтиҗәлелекне арттыру өчен, элегрәк алынган кышкы махсус техника юл, тротуар, киртәләрне юу өчен, яшел үсентеләргә су сибү өчен махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, бу чистарту эшләрен җиңеләйткән һәм җитештерүне үстергән. Бер чүп суырткыч кына да 30 юл эшчесе хезмәтен алыштыра ала икән.
“Шәһәрлеләрнең культура дәрәҗәсе акрынлап үсә, - дип билгеләде И.Куляжев. – Төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, чүплек савытына алып барылып җителмәгән чүпләр күләме кимегән”.
“Шәһәрдә ирешелгән чисталык халыкның культура дәрәҗәсен дә үстерер, дип өметләнәбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.