Тәртип бозучыларны гына эзләү түгел, профилактик һәм аңлату эшләре алып бару да зур әһәмияткә ия, дип саный Казан Мэры Илсур Метшин.
(KZN.RU, 26-нчы август). Казанда җәй буена төзекләндерү өлкәсендә 2500-дән артык муниципаль хокук нормаларын бозу очраклары теркәлгән. Тәртип бозучыларны ачыклаудан тыш, профилактик эш алып бару да шәһәр хакимияте алдындагы әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу хакта бүгенге аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рамил Латыйпов бүлекчәнең белгечләре тарафыннан җәй айларында тәртип бозу буенча 2587 беркетмә төзелгәнлеген җиткерде. Шулардан 98 беркетмә юридик затларга язылган, 693-е – вазифаиларга һәм 1796-сы – физик затларга.
“Төрле язу һәм игъланнар урнаштыру, шулай ук тиеш булмаган урыннарда сәүдә белән шөгыльләнү, ордерсыз җир эшләре башкару, техник шартларны үтәмәү, бина фасадларын тиешле тәртиптә тотмау иң киң таралган тәртип бозулардан санала”, - дип билгеләде Рамил Латыйпов.
Аның сүзләренә караганда, идарә контроле астында 247 төзелеш объекты тора, шуларның 200-е – гамәлдәге һәм 47-се – вакытлыча туктатылган. “Бу объектларда киртәләрнең техник халәте буенча җитешсезлекләр табылган, объектның паспорты рәсмиләштерелмәгән, киртә чикләреннән соңгы биш метрлык зонада чистарту эшләре оештырылмаган, тәгәрмәчләрне юу пункты булдырылмаган. Барлык тәртип бозу очраклары буенча актлар төзелгән”, - диде АТИИ җитәкчесенең беренче урынбасары.
Җәйге чорда, төзекләндерү кагыйдәләре бозылган өчен, гомуми бәясе 29 миллион сумлык штрафлар язылган.
“Безнең бурыч тәртип бозучыларны гына эзләү түгел. Профилактик һәм аңлату эшләре алып бару да зур әһәмияткә ия. Бу уңайдан социаль реклама, махсус плакатлар һәм роликлар чыгару зарур. Төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашуда барысы да бездә халыкның тәрбиясе үсә, азрак чүпли башладылар, дип билгелиләр. Әлбәттә, бу бик зур хезмәт сорый торган өлкә, әмма барыбыз өчен дә иң мөһиме, штрафлар түгел, ә шәһәребезгә карата мәхәббәт булса иде. Әгәр халыкның тәрбиясе чыннан да үсә икән, кешеләр дә чүпләүдән туктаячак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.