И.Метшин мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә катнашты.
(KZN,RU, 22-нче август). Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде.
Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды.
Киңәшмә эшендә республика хакимият органнары вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, Казан Мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырыш on-line режимда интернет челтәрендә трансляцияләнде.
Киңәшмәнең төп темасы - республиканың мәгариф практикасында заманча технологияләр. «Утырыш темасы актуаль, чөнки заманча технологияләрне куллану мәгариф системасының эффективлыгын һәм конкурентлыгын үстерү факторы булып тора, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Арча әлеге тема буенча сөйләшү мәйданчы итеп болай гына сайланмаган – биредә күп кенә эшләнмәләр бар. Аерым алганда, “Ана теле” татар телен дистанцион укыту проекты уңышлы эшләп килә, моның белән без Арча педагогика көллиятен караганда таныштык. №1 урта мәктәптәге укучыларга башлангыч профессиональ белем бирү игътибарга лаек. Укучылар сарае һәм “Арча” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбендә кызыклы эш формалары кертелә».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген масштаблы федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мәгариф объектларының материаль-техник базалары сизелерлек яхшырды.
Ул “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе башкарылганы турында искә төшерде, гомуми мәгарифне модернизацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 2013 елга финанслауның федераль өлеше 700 млн. сумнан артык булды. Моннан тыш, соңгы ике ел эчендә мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 2,5 млрд. сум бирелгән. 2,2 млрд. сумнан артык (шул исәптән 962 млн. сум - федераль бюджеттан) 2013 елда балалар бакчалары төзүгә бүлеп бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең эш хаклары үсә. 2013 елның беренче яртыеллыгында, узган елның күрсәткечләре белән чагыштырганда, мәктәп педагогик хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 60% ка артты. Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләр хезмәткәрләренең эш хакы 2012 ел белән чагыштырганда 72% ка үскән.
Республикасы Президенты Татарстан мәгариф системасын реформалаштыру өлкәсендә алдынгы чит ил тәҗрибәләрен кулланганын искә төшерде. Шул юнәлешләрнең берсе – Educare Сингапур компаниясе белән башкарылучы укытучыларга методик ярдәм күрсәтү системасын модернизацияләү проекты.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бөтен бу алымнар Татарстан мәгарифенең киләчәк үсешенә яхшы этәргеч булып тора. Әмма хәтта иң заманча материаль техник нигез һәм алдынгы технологияләр мәгариф модернизациясен кирәкле белеме һәм алымнары булган педагог шәхесеннән башка башкара алмыйлар.
«Һәр укытучы, һәр тәрбияченең үсеп килүче буынга белем бирүдә иң яхшы методикалары һәм технологияләре булырга тиеш, - дип әйтте ул. – Шуны ничек башкарып булганны бүген пленар утырышта катнашучылардан ишетәсе килә. Безне берничә җитди мәсьәлә буенча фикер алышу көтә».
Төп доклад белән шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул республикада яңа уку елын математика елы дип игълан итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.