Казан ратушасында Мэр түгәрәк өстәл артында шәһәр мәктәпләре укытучылары белән очрашты.
(KZN.RU, 21-нче август). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре белән очрашты. Түгәрәк өстәлдә катнашуга БДИ буенча 100 балл җыйган, мәктәпне медальгә тәмамлаган һәм төрле олимпиадаларда призер булган укучыларның мөгаллимнәре чакырылган иде.
Шәһәр башлыгы һәм укытучылар берничә мәсьәләгә тукталып үттеләр. Аерым алганда, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру күрсәткечләренә анализ ясадылар, мәгариф системасында бара торган сыйфатлы үзгәрешләрне – мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, укытучыларның хезмәт хакларын яхшырту һәм башка бик күп төрле якларны къздщн кичерделәр.
Бу елның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре, узган елгылары белән чагыштырганда, күпкә уңышлырак булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Казанда БДИ-ның уртача балы 14 фәннең 13-еннән 2012 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Моннан кала, узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, Казан укучыларының БДИ буенча максималь балл җыючылар саны да 3 тапкырга арткан.
Илсур Метшин Казанның барлык мөгаллимнәренә дә рәхмәтен җиткерде. “Укучыларның имтиханнарны шундый зур күрсәткечләр белән бирүләре шатландыра, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Бу – сезнең хезмәт нәтиҗәсе һәм укучыларыгызның тырышлыгы”.
Республикада һәм аның башкаласында инде икенче ел мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелгәнлеген дә билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Узган елда 44 мәгариф учреждениесе ремонтланган иде, бу елда – 19. “2 ел эчендә ремонтка мохтаҗ булган мәктәпләрнең өчтән беренә ремонт ясалды”, - диде И.Метшин. Әлеге юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәчәк. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгарифкә кагылышлы бөтен мәсьәләләргә дә зур игътибар бирә”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы республика бюджетыннан финанслана.
2012 елдан укытучыларның хезмәт хаклары да 50%-ка артты. Моннан кала, барлык укытучыларның да шәһәр, республика һәм ил дәрәҗәсендәге төрле грант бәйгеләрендә катнашу мөмкинлекләре барлыкка килде. Илсур Метшин шулай ук Казан бюджетының социаль якка юнәлтелгәнлеген, чыгымнарның 60%-лабы мәгариф системасына китүен дә билгеләп үтте.
Мэр шәһәрнең Мәгариф идарәсе тарафыннан алып барыла торган мәктәпләр рейтингы мәсьәләсен дә кузгатты. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, тулаем камил булмаган рейтинглар мәктәпләрнең үзгәреше һәм үсеше өчен фундамент булып тора, биредә бернинди дә үпкәләр булырга тиеш түгел, мәктәптәге укытучылар һәм директорларны бергәләшеп мәктәпкә куелган билгеләр критерийлары өстендә эшләргә чакырды.
“Сәламәтлек бишьеллыгы” шәһәр программасының берничә юнәлеше шулай ук балалар мәгарифе системасы белән бәйле. Аерым алганда, Казанның мәгариф учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итү (шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге өлкәдәге тәэмин ителеш ил буенча иң югарылардан санала), шулай ук якын территорияләрдә спорт мәйданчыклары төзү. Бу елда шундый 8 объект төзеләчәк, аларның 5-се мәктәп яны территорияләрендә урнашачак.
Шундый мәйданнарның берсе Яңа Савин районында, “Лада” яшүсмерләр клубы белән янәшәдә (Гаврилов ур., 22) барлыкка киләчәк. 9-нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Волгина Мэрга халык исеменнән әлеге мәйданны төзүне оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде. “Минем оныгым үсеп килә. Бу мәйдан аңа бик тә ошаячак”, - диде ул.
40 еллык стажы булган укытучы Татарстанда һәм аның башкаласында республика проектлары белән берлектә “EF School” һәм “Educare” сингапур компаниясен, шулай ук “Алгарыш” прораммасын дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. “Кызганыч ки, мин өйрәнә һәм укыта башлаган дәвердә мондый проектлар гомумән юк иде”, - диде Ю.Волгина.
177-нче мәктәпнең химия укытучысы Александр Сидоров исә фән өлкәсендәге дәрәҗәгә ия булган укытучыларга өстәмә түләнмәве өчен борчыла. Бүгенге көндә Казанда төрле фәнни дәрәҗәләргә ия булган 17 укытучы эшләгәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге мәсьәләнең ТР Мәгариф министрлыгы югарылыгында каралачагын билгеләп үтте.
“Танкодром” балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Дмитрий Иванов тагы берничә тормышка ашырырлык файдалы проектлар тәкъдим итте. Россия мәктәпләрендә экология фән буларак укытылмаса да, Үзәктә Бөтенроссия олимпиадасында экология буенча җиңүчеләр әзерләнгән. Д.Иванов “Танкодром” БИҮ базасында экологик тәрбия республика үзәген оештыру тәкъдиме белән дә чыкты. Үзәктә инде “Казанның яшел картасы” проекты гамәлгә ашырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Дмитрий Иванов шулай ук 7 Казан мәктәбендә (һәрбер районда берәр) чүпләрне селектив рәвештә җыю шәһәр тәҗрибәсендә дә булышуны сорады. “90-нчы номерлы гимназия инде бер ел әлеге принцип буенча эшли. Нәтиҗәдә бер ел эчендә макулатурада гына алар 75 меңләп акча эшләделәр”, - дип билгеләде эколог.
Казан Мэры Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйлә Фазлыевага экологик түгәрәк вәкиленнән килгән барлык тәкъдимнәрне дә системалаштырырга һәм аларны тормышка ашыру юлларын табарга кушты.
Өстәмә белем турындагы әңгәмә моның белән генә тәмамланмады. Бүгенге көндә укучыларга бүлеп бирелгән өстәмә сәгатьләрнең аз булуыннан да укытучылар канәгатьсезлекләрен җиткерделәр.
КФУ каршындагы лицейның информатика укытучысы Сергей Михайлин шәһәрдә квалификацияле профиль юнәлештәге укытучылар җитмәвенә борчуын белдерде. “Бүген безнең шәһәрдә укучыларны информатика буенча олимпиадаларга бары тик 3 укытучы гына әзерли”, - диде ул. “Вакансияләр бар, әмма яхшы белгечләр юк”, - дип күтәреп алды аның сүзләрен 122-нче номерлы гимназиянең информатика укытучысы Рәисә Миңнегулова. “Без әзерлек һәм укутучыларны яңадан әзерләү курсларын алып барырга риза”, - дип өстәде Сергей Михайлин. “Әлеге мәсьәләне иртәгә укытучыларның республика август киңәшмәсендә дә күтәрергә кирәк”, - диде үз чиратында Илсур Метшин.
Мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу иртәгә Татарстан укытучыларының чирттагы конференциясендә дә, шулай ук 26-нчы августта, шәһәр укытучылары конференциясендә дәвам ителәчәк. “Безнең арада әңгәмә гел булып торырга тиеш”, - дип фикерен җиткерде Илсур Метшин.
“Укучыларның тәрбиясендә һәм белем бирүдә мәктәп бик зур роль уйный. Сез изге эш башкарасыз, киләчәкне төзисез, - диде Казан Мэры укытучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең эшегез артында – безнең шәһәрнең, республиканың, илебезнең киләчәге”.
“Безнең мөгаллимлегебез Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча күренеп торырга тиеш”, - дип билгеләде И.Метшин.