Хәзерге вакытта түләүсез Wi-Fi Казанның 4 метро станциясендә генә бар.
(KZN.RU, 19-нчы август). Шәһәр көненә Казан метрополитенының барлык станцияләрендә дә Wi-Fi барлыкка киләчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе алдына шундый бурыч куйды.
Хәзерге вакытта түләүсез Wi-Fi Казанның 4 метро станциясендә бар: “Авиатөзелеш”, “Төньяк вокзалы”, “Яшьлек” һәм “Кәҗә бистәсе”. 30-нчы августка калган станцияләрдә дә - “Кремль”, “Тукай мәйданы”, “Сукно бистәсе”, “Әмәт”, “Горки”, “Җиңү проспекты” - интернет булдыру планлаштырыла.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин хәбәр иткәнчә, метро станцияләреннән кала түләүсез Wi-Fi казанлылар өчен 9 парк һәм скверда булдырылган. Шулай ук транспорт белән тәэмин итү объектларында да Wi-Fi бар, әйтик, аэроэкспресс станциясе, тимер юл вокзалы, аэропорт, елга порты һәм үзәк автовокзал шундыйлар рәтендә.
Статистика буенча һәр өченче казанлы чыбыксыз Интернет белән куллана, өченче буынның 600-дән артык станциясе эксплуатацияләнә. Дүртенче буын челтәре актив үсеш ала.
“Без, шәһәр җитәкчелеге буларак, сыйфатлы мәгълүмат хезмәтләре белән тәэмин итәргә тиешбез. 30-нчы августка барлык станцияләрдә дә Wi-Fi булдырырга кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин.