Төзелеш эшләренең күләме буенча ТР башкаласы миллион-шәһәрләр арасында беренче урында тора.
(KZN.RU, 19-нчы август). 2013 елның беренче ярты еллыгында башкарылган төзелеш эшләренең күләме буенча, Казан миллион-шәһәрләр арасында беренче урында тора. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җиткерде.
“Бу елның беренче яртысында шәһәр оешмаларның төзелеш активлыгы үсеше дәвам итте, күпчелек очракта Универсиада объектларының интенсив төзелеше хисабына. Төзелеш эшләре күләме буенча Казан миллион-шәһәрләр арасында беренче урында тора – 32,3 млрд. сум үзләштерелгән.
Р.Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, күләмнең күпчелек өлеше, узган елдагы кебек үк, торак төзелешенә туры килә. “Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында финанслауның барлык чыганаклары хисабына 310 мең кв.метр торак кулланышка кертелгән – бу исә Идел буе Федераль округы шәһәрләре арасында беренче урын һәм, Ростов-на-Дону (396 мең кв.м.) һәм Новосибирскидан (313 мең кв.м.) соң, Россиядәге миллион-шәһәрләр арасында өченче урын дигән сүз”, - дип, мәгълүматларны җиткерде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Бу елның 6 аенда гомуми мәйданы 225,7 мең кв.метр булган 3530 фатир һәм 84,4 мең кв.метр шәхси торак эксплуатациягә тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча 47 мең кв.метр торак төзелә башлаган.
“Якынча бәяләр буенча, без 820 мең кв.метрдан да ким булмаган торакны кулланылышка тапшырырга тиешбез”, - диде Р.Нигъмәтуллин. Шул ук вакытта ул әлеге саннарның узган елның шушы вакыты белән чагыштыргандагыга караганда түбәнрәк булуын билгеләп үтте.
“Без узган елгы рекорд күрсәткечләре фонында торак төзелеше буенча күләмнәрне киметербез дип көткән идек, чөнки подрядчыларның төп көчләре юл-транспорт инфрастуктурасы һәм Универсиада объектларына юнәлтелде, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Шуңа да карамастан, без Идел буе төбәкләре арасында лидерлыкны саклап киләбез”.
“Агымдагы елда торакны кулланылышка тапшыру буенча үз өстебезгә алган бурычларны без һичшиксез тиешле сыйфатта һәм билгеләнгән вакытка өлгертергә тиешбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.