Бу – Пакистан илчесенең Татарстан башкаласына ясаган беренче рәсми визиты.
(KZN.RU, 19-нчы август). Казан Мэры Илсур Метшин Ислам Республикасы Пакистанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән очрашты. Бу – Пакистан илчесенең Татарстан башкаласына ясаган беренче рәсми визиты.
Очрашуда шулай ук Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Яклар Казан һәм Пакистан шәһәрләре арасында хезмәттәшлек булдыру буенча фикер алыштылар. Казан Мэры эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәсендә генә түгел, шул ук вакытта спорт һәм мәдәният мәсьәләләрендә дә актив хезмәттәшлек булдыруга өметен җиткерде.
Илсур Метшин, Казанда узган җәйге Универсиадада илнең җыелма командасы катнашканы өчен, Пакистан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. “Күпчелек күрсәткечләр буенча әлеге Универсиада бөтен спорт хәрәкәте тарихында иң әһәмиятлеләреннән булды. Ярышларда 160-тан артык ил вәкилләре катнашты, Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарын миллиардлаган кеше телевидение аша тамаша кылды. Җәйге Уеннар ярдәмендә шәһәребез тагы күбрәк танылды дип ышанабыз”, - дип билгеләде И.Метшин.
Аламгир Бабар җылы каршы алуы өчен Казан Мэрына рәхмәтен җиткерде һәм Пакистан-Татарстан мөнәсәбәтләренең үсеше өлкәсендә теләктәшлеген белдерде.