“Казан-Арена” стадионы каршындагы территория бәйрәм чарасының төп мәйданы булып торачак.
(KZN.RU, 19-нчы август). Бу елда Шәһәр һәм республика көнен Универсиада объекты – “Казан-Арена” футбол стадионы каршындагы территориядә билгеләп үтәчәкләр. 30-нчы августта биредә Россия эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты була. Бу хакта Мэриядәге бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
30-нчы августта Казан ратушасында бәйрәм чаралары кысаларында шәһәрнең мактаулы гражданнарын тәбрикләячәкләр һәм Мактау китабына яңа исемнәр кертеләчәк. “Уйна, гармун” халык сәнгате бәйрәме шәһәрлеләрне Г.Камал театры каршындагы мәйданда җыячак, биредә шулай ук Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасы да булыр дип планлаштырыла.
“Черек күл” паркында “Казан – киләчәк шәһәре” бәйрәме үткәреләчәк. Әлеге бәйрәмнең яшь кунаклары өчен – бәйгеләр, спорт ярышлары һәм мастер-класслар, өлкәннәр өчен татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт программасы булыр дип көтелә.
“Казан” халыкара ат-спорт комплексында бу көнне традиция буенча ТР Президенты призына ат чабышлары үтәчәк.
“Казан-Арена” янында сәгать 18:00-дән алып 22:00-гә кадәр Россия эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты була. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа стадион янындагы мәйданның җитәрлек отышлы яклары бар. Транспортлар яхшы йөри, зур мәйдан һәм Казанның күп кеше яши торган районы булуы хисабына әлеге урын шәһәрлеләрнең иң яраткан урынына әйләнәчәк. Моннан кала, хәзер бәйрәмнәр вакытында, Меңьеллык мәйданында уздырылган бәйрәмнән аермалы буларак, шәһәр үзәгендәге хәрәкәтне туктатырга туры килмәячәк.
Игенчеләр сарае янында кичен ТР Дәүләт симфоник оркестры, Альбина Шаһиморатова һәм Дмитрий Хворостовский катнашлыгында “Казан көзе” өченче опера фестивале оештырылачак.
22:00-дә Казансу акваториясендә күкне бәйрәм салюты бизәячәк.
Шәһәр көне уңаеннан үтәчәк районнардагы бәйрәм чаралары 22-нче июньдә үк башланачак. Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 24-еннән алып 30-нчы августка кадәр “Дустанә ишегалды” һәм “Дустанә шәһәр” бәйрәмнәре үтәчәк. 29-нчы августта район территорияләрендә райондагы яшүсмерләр клубларының хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре көче белән яшьләр флешмобы оештырылачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында бәйрәм Казан ярминкәсендә оештырыла, ә 29-нчы августтан Горький исемендәге паркта, элеккеге традицияләрне яңартып, ачык һавада кино күрсәтеләчәк.
26-нчы августтан алып 29-ына кадәр Мирный, Отар, Салмачи, Әмәт торак массивларында “Безнең ишегалды кунаклар җыя” чарасы үтә. Әмәт массивында яңа балалар мәйданчыгы ачылу куандыргыч вакыйгаларның берсе булачак. Сыртланов урамы буенча урнашкан парктта 30-нчы августта “Яратам сине, Казаным” дип аталган тематик бәйрәм үтә.
Киров һәм Мәскәү районнарында Шәһәр көнендә 3 зур чара оештырылачак: Петров исемендәге паркта “Яраткан шәһәребез утлары”, Урицкий исемендәге паркта “Туган көнең белән, яраткан Казаным!”, Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршында “Йолдызлы салют”.
Совет районында 22-сеннән алып 29-ына кадәр 6 мәйданда традиция буенча “Казан ишегаллары” бәйрәме үтәчәк. Биредә концерт программалары белән районның сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. 29-нчы августта Дәрвишләр бистәсендәге скверда “Меңьеллык Казан” бәйрәме оештырыла.
Республика һәм Шәһәр көненә багышлап спорт ярышлары да үтәчәк. 24-нче августта Сыртланов урамы буенча урнашкан скверда Шәһәрләрнең воркаут буенча беренче ачык кубогы-2013 оештырыла. Турнирда 50 шәһәрдән спортчылар катнашачак. 29-30-нчы августта Түбән Кабан күлендә яшүсмер егет һәм кызлар арасында академик ишү һәм байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча ачык ярышлар оештырыла.
30-нчы августта Нагорный торак массивындагы Дорожная урамы буенча ачылачак 8-нче шәһәр поликлиникасының табиблар амбулаториясе, Мирный торак массивындагы яңа мәдәният йорты, Азинодагы балалар поликлиникасы һәм “Айболит” яңа скверы казанлылар өчен зур бүләк булачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Шәһәр көне башкала лаек булырлык дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш. “Безнең өчен теләсә-кайсы бәйрәм – шәһәр хезмәтләренең эшләрен арттыру. Бәйрәмне үткәрүдә җаваплы булган барлык бүлекчәләр дә әзер булып торырга тиеш. Чараларга килгәндә, алар төрледән-төрле, һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Аерымлыкларга карамастан, кичен барысын да Казан күгендәге бәйрәм салюты берләштерәчәк”, - дип билгеләде ул. Шәһәр башлыгы шулай ук төзекләндерү мәсьәләләрен чишәргә һәм Шәһәр көненә кадәр “кунак маршрутларын” җайга салырга боерды.