Казанда, мөгаен, спортның әлеге төре буенча балалар өчен махсус спорт мәктәбе барлыкка килер.
(KZN.RU, 15-нче август). Казанда Спортның су төрләре сарае базасында суга сикерү буенча балалар өчен махсус спорт мәктәбе ачылырга мөмкин. Аны ачу мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сүз Казан мэры Илсур Метшинның Мәскәү шәһәренең Суга сикерү спорт федерациясе җитәкчелеге белән очрашуында барды.
Очрашуда Суга сикерү спорт федерациясе президенты, танылган спортчы Глеб Гальперин, федерациянең беренче вице-президенты Абдувәли Усманов, Казанның физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев катнашты.
Илсур Метшин, 5-нче августта Спортның су төрләре сараенда FINA әләмен каршылауда катнашкан өчен, барлык спортчыларга рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 2015 елда узачак.
Очрашуда билгеләнгәнчә, бүгенгә Казан, спорт ярышларын иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен, барлык кирәкле инфраструктурага ия. Олимпия чемпионы Глеб Гальперин, суга сикерүчеләр һәм йөзүчеләр үзләрен уңайлы хис итсен өчен, Спортның су төрләре сарае барлык тиешле таләпләргә җавап бирә, диде. “Мин өч Олимпиадада булдым, бик күп дөнья чемпионатларын уздым. Сезнең сарай – иң яхшыларының берсе. Корылма искиткеч”, - диде спортчы.
Шәһәр башлыгы билгеләвенчә, Казанның спорт инфраструктурасы үсеше халык арасында спорт үсешенә һәм аны популярлаштыруга китерәчәк. “Барлык объектлар тренировкалар өчен яхшы база булыр дип уйлыйм”, - дип үз фикерен белдерде И.Метшин.
Кунаклар Казанга суга сикерү буенча балалар махсус мәктәбен ачуда ярдәм итәргә әзер булуларын хәбәр иттеләр. “Бүгенгә Мәскәүнең Суга сикерү спорт федерациясендә якынча 1000 вәкил бар. Без профессиональ спортны актив рәвештә үстерәбез, шулай ук суга сикерү буенча һәвәскәрләр спорты юнәлеше бар”, - дип сөйләде Глеб Гальперин.
Шәһәрнең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев яңа сарайда спортның су төрләрен үстерү планнары турында хәбәр итте. “Без әлеге мәсьәләләр турында Суга сикерү спорт федерациясе вәкилләре белән дә сөйләштек. нәтиҗәдә бер фикергә килдек: билгеле бер юнәлеш бирү һәм билгеле бер дәрәҗәгә омтылу өчен, нәкъ менә суга сикерү буенча балалар өчен махсус спорт мәктәбен ачарга кирәк”, - диде И.Фәхриев.
А.Усманов сүзләренчә, суга сикерү кебек спорт төренең профессиональ нигезен үстерүдә белемле тренерларның булмавы – иң зур проблема. Ләкин ул билгеләп үткәнчә, күп кенә спортчылар “билгеле бер шартлар булдырганда”, чемпионнарның яңа буынын үстерергә әзер.
“Бүген Казанда дөнья дәрәҗәсендәге спорт инфраструктурасы булдырылган, һәм без, һичшиксез, мондый рангтагы тренерлар белән кызыксынабыз”, - диде Мэр һәм шәһәр хакимияте ягыннан максималь ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
Шәһәр башлыгы спорт комитетына тренерларның кандидатураларын карарга кушты. “Мин тәкъдимнәр көтәм. Безгә яхшы тренерлар кирәк. Яхшы спортчы кайвакыт сәләтле тренер була алмый. Безгә башыннан ук барысын да оештыра алырлык, эшли ала торган кеше кирәк”, - диде Илсур Метшин.