Терминалда кесә телефоны, Интернет, ЮХИДИ штрафлары, банк кредитлары, шулай ук социаль юл йөрү билеты һәм транспорт картасына комиссиясез акча салып була.
(KZN.RU, 14-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин хосусый-дәүләт партнерлыгы кысаларында җәмәгать транспорты тукталышларында түләү киосклары булган павильоннар булдыру проектын хуплады. Шәһәр башлыгына күрсәтелгән операторлык хезмәте белән тәэмин ителгән сынау терминалы Яңа Савин районында “Солнышко” тукталышында урнашкан.
Автобусларның маршрут челтәре һәм җәмәгать транспортыннан куллану кагыйдәләре булган, эскәмия һәм мәгълүмати аншлаглы павильон комплексы “Супермаркет платежей” компаниясе тарафыннан агымдагы елның июлендә урнаштырылган. Терминалда кесә телефоны, Интернет, ЮХИДИ штрафлары, банк кредитлары, шулай ук социаль юл йөрү билеты һәм транспорт картасына комиссиясез акча салып була. Терминалга оператор тарафыннан хезмәт күрсәтелә, бу исә, инвестор сүзләренә караганда, автомат терминал аркылы түләгәндә киң таралган хаталардан качарга булыша.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспорты тукталышында ук түләү хезмәтләре булдыру – халык өчен уңайлы сервис, шәһәр башлыгы шулай ук торак-коммуналь хезмәтләреннән тыш түләү хезмәтләре исемлеген киңәйтергә киңәш бирде. “Супермаркет платежей” компаниясе директоры Константин Кузьмин билгеләп үткәнчә, Яңа Савин районындагы Исәп-хисап үзәге белән килешү төзелгән, якын киләчәктә әлеге мәсьәлә чишеләчәк.
Башкарма комитетның Икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, эре банклардан мондый төрдәге тәкъдимнәр Башкарма комитетка килгән, бу исә проектны системалаштырып тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Тукталыш павильоннары бер типта һәм ширкәт-инвесторларның шәхси бизәлү сыйфатлары кагыйдәләренә ия булыр дип көтелә.
“Казанда барлыгы 900-ләп җәмәгать транспорты тукталышы бар, объектларның урнашу урынын, шулай ук күрсәтеләчәк хезмәтләр төрен аңларга кирәк. Минем уйлавымча, шәһәрлеләрне беренче чиратта ТКХ, ЮХИДИ хезмәтләре, транспорт картасы, кесә телефоны һәм Интернет өчен түләүләр кызыксындырачак. Хосусый-дәүләти партнерлык буенча, инвестордан – мәгълүмати аншлаглар һәм башка төр хезмәтләр белән комплекс урнаштыру, шәһәрдән исә урын бирү булыр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый төрдәге павильоннар сыра һәм тәмәке сата торган ларекларга яхшы алмаш булачак. Исегезгә төшерәбез, федераль законнар җыелмасы нигезендә, сыра сатуга тыю 2013 елның 1-нче гыйнварыннан гамәлгә керде. Ә 2014 елның 1-нче июненнән, 2013 елның 23-нче февраленнән 15-ФЗ номерлы “Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында”гы федераль законы нигезендә, ларек һәм киоскларда тәмәке сату да тыелачак.