Казан Мэры ике татар гимназиясендә ремонт эшләре барышы белән танышты.
(KZN.RU, 13-нче август). Мәктәпләрне капиталь ремонтлау вакытында һәм таләп ителгән сыйфатта башкарылырга тиеш. Шәһәрнең ике гимназиясендә ремонт эшләре барышын тикшергән Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бурыч куйды.
Шәһәр башлыгын ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, подрядчы оешмалар вәкилләре, уку йортларының җитәкчеләре озата йөрде.
Беренче объект булып Кече Мәскәү урамында урнашкан Киров районыныңң 15-нче номерлы татар гимназиясе булды. Уку йорты ике бинада урнашкан, шуларның берсе – элеккеге Пономарев хатын-кызлар гимназиясе. 1867 елгы бина республикакүләм әһәмияткә ия булган тарихи һәйкәлләренең һәм яхшы хәлдә сакланган XIX гасыр биналарының берсе булып тора. Узган елда биредә түбәне алмаштырдылар, быел үзәк җылыту системасы, су чыгару һәм су кертү системалары ремонтлана.
Тулы масштаблы ремонт эшләре узган гасырның 80-нче елларында төзелгән мәктәпнең икенче корпусында алып барыла. Биредә түбәне ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, үзәк җылыту системасы, су кертү һәм чыгару системаларын ремонтлау эше ахырына якынлаша. Бина эчендәге ишекләрне алмаштыру буенча эш 100%-ка башкарылган. Тулаем алганда капремонт буенча эш 90%-ка үтәлгән. Мэрның эш сыйфаты хакындагы соравына Искәндәр Гыйниятуллин подрядчыга узган елдагы сыман шелтәләр юк дип белдерде.
Илсур Метшин ремонт эшләре барган мәктәп кабинетларын карап чыкты. Моннан тыш, Мэрга мәктәптә эшләп килгән профессор В.Г.Халымбаджа исемендәге Геология музеен тәкъдим иттеләр һәм шәһәр башлыгына сувенир итеп галенит минералын тапшырдылар.
Гимназия директоры Фәнит Харисов сүзләренә караганда, мәктәп укучылары арасында кышын хоккей тартмасына ихтыяҗ зур. “Сәламәтлек бишьеллыгы”на юкка гына шундый зур игътибар бирмибез. Хоккей тартмасы – хоккей уены гына түгел әле, микрорайон яшьләре өчен ял итү урыны да булып тора. Бозда башта беренче сыйныф укучылары, аннары югары класс укучылары, кичләрен – егетләр, ялларда олы буын һәм балалар, гаиләләр шуа алыр иде”, - дип ассызыклады Мэр.
Мэрның иганәчеләр ярдәме турындагы соравына директор мәктәпкә гимназия чыгарылыш сыйныф укучыларының, укучыларның әти-әниләре булышканын хәбәр итте, меценатлар да бар икән. Мэр уку йортының эшен район сәнәгать предприятиеләре белән көчәйтергә киңәш итте.
Шәһәр башлыгы кайсы эш төрләренең республика программасына кермәгәнлеге белән кызыксынды. Фәнит Харисов гимназиягә иске төзелеш бинасының фасадын ремонтларга кирәклеген дә билгеләп үтте.
Искәндәр Гыйниятуллин аңлатып киткәнчә, барлык мәктәпләр дә, узган елгы программадан аермалы буларак, бүлеп бирелгән акчаларны теге яисә бу ремонт эшләренә тотуларын үзләре хәл итә.
“Тарихи бинага килгәндә, үткәрелгән экспертиза нигезендә аның нигезен көчәйтергә, ярыкларын ямарга кирәк. Моның өчен аерым проект кирәк була”, - дип өстәде ТКХ комитеты рәисе һәм бинаны икенче ел капремонт программасыеа кертергә тәкъдим итте.
Илсур Метшин әлеге тәкъдимне хуплады һәм тарихи бинаның проект экспертизасын тәмамларга кушты, ә аннан соң, ТР Мәдәният министрлыгы белән килешкәннән соң, авариягә каршы эшләр башкаруны һәм фасадны ремонтлауны йөкләде.
Мэр барган киләсе объект – базасында Милли белем бирү үзәге ачу планлаштырылган Шамил Усманов урамында урнашкан Мәскәү районының 2-нче номерлы гимназиясе. Үзәк ачылуга мәктәп ишегалдында воркаут һәм футбол уены өчен мәйданчыклар оештырылачак.
Гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина сөйләп киткәнчә, хәзерге вакытта башлангыч мәктәптә капиталь ремонт программасы буенча капиталь ремонт тәмамланган, урта һәм олы сыйныфлар корпусы 70%-ка ремонтланган. Мәктәптә барлык тәрәзә конструкцияләре алмаштырылган, түбә һәм инженерлык челтәрләрен ремонтлау ахырына якынлаша. Ишекләр алмаштыруны тәмамлау, санузеллар һәм керү ишекләре ремонтланырга тиеш.
Илсур Метшин директордан кайсы мәсьәләләрнең хәл ителмәве белән кызыксынды. Камәрия Хәмидуллина сүзләренә караганда, төзелгән вакыттан башлап – узган гасырның 60-нчы елларыннан башлап – мәктәптә беркайчан да баскычлар ремонтланмаган, әлегә кадәр гардероб юк. “Элек бина интернат мәктәп булып торган, шуңа күрә проект буенча гардероб уйланылмаган”, - дип аңлатып китте җитәкче. К.Хәмидуллина шуны да билгеләде, мәктәп яны территориясен дә тәртипкә китерергә кирәк: начар асфальт өчен башлангыч мәктәп бинасы алдында яңгыр вакытында тирән күлләвек җыела. Моннан тыш, гимназия бинасының тышкы кыяфәтен плитка белән тышлау тагы да ямьләндереп җибәрер иде.
Илсур Метшин беренче чиратта балаларны укыту өчен тиешле шартлар булдыру кирәклеген билгеләде. Республика күләмендәге мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы шуңа юнәлдерелгән дә. Әлеге шартларны яхшырту белән бюджеттан тыш акчага, меценатлар ярдәме белән дә башкарып чыгу кирәк.
Камәрия Хамидуллина иганәчеләр, гимназия чыгарылыш сыйныф укучылары, укучыларның әти-әниләре мәктәпне төзекләндерүдә актив катнашканлыгын хәбәр итте. “Элеккеге укучыларыбыз 4 музей кабинетын ремонтлауны үз өсләренә алдылар”, - дип сөйләде ул. Берничә класста косметик ремонт әти-әниләр комитеты акчасына ясалган.
Нәтиҗә ясап, Мэр подрядчыларга республика программасы буенча эшләрне вакытында тәмамлауны йөкләде. “Эш әле күп, әмма 1-нче сентябрь бәйрәме килеп җитәчәк. Барысы да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.