Казан Мэры “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруының кунагы булды.
(KZN.RU, 27-нче июнь). Казан 2013 елгы Универсиада башланыр алдыннан финиш сызыгына җитте. Татарстан башкаласының XXVII Бөтендөнья студент уеннарына әзерлеге турында Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында сөйләде.
БЕЗ ӘЛЕ СТАРТ АЛМЫЙБЫЗ, Ә ФИНИШКА ГЫНА ҖИТӘБЕЗ
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген, Универсиадага 9 көн калып барганда, төрле юнәлешләрдә алып барылган зур эшләр төгәлләнеп килә. “Без әле старт алмыйбыз, ә финишка гына җиттек”, - диде И.Метшин. Әлеге эшләргә җитди реконструкцияләр дә һәм юл челтәренең яңа төзелеше дә керә.
Соңгы елларда Казанда барлыгы 149 автомобиль юлы ремонтланган һәм төзелгән. Аларның гомуми озынлыгы 212 километрны тәшкил итә, ә мәйданы – 4 миллион квадрат метр. “Әле бу елда гына 54 урамны яки 2 млн.кв. метр мәйданны гына тиешле тәртипкә китердек. Моның өчен якынча 552 мең тонна асфальтобетон кирәк булды”, - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Казанда Ленин дамбасындагы яңа күпернең төп өлешендәге хәрәкәт тулысынча ачылды. “Моннан кала, инженерлык челтәрләренең катлаулы төене дә шәһәрнең әһәмиятле транспорт артериясе булып тора. Без, шәһәр үзәгеннән – Мәскәү районына һәм кире хәрәкәтне туктатмыйча гына, яңа күпер төзедек”, - диде шәһәр башлыгы һәм ТР Президентының Ленин дамбасын реконструкцияләгән вакытка урау юл өчен күпер төзү карарының әһәмиятлеген билгеләп үтте.
Узган якшәмбедә тагы бер әһәмиятле юнәлештә хәрәкәт ачылды – Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамына кадәрге магситраль буенча. Күптән көтелгән яңа юл Сәлимҗанов, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары кебек транспорт күп йөри торган юлларга алмаш булып тора һәм шәһәрлеләр, башкала кунаклары өчен юлда үткән вакытларын кыскарта.
Шулай ук көтеп алынган Әмирхан проспекты һәм Чистай урамнарындагы чишелеш июнь башында ачылды.
Илсур Метшин шулай ук 7-нче хастаханә базасында яңа ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе ачылуын искәртеп үтте. “1200 кешегә исәпләнгән хастаханә Идел буе төбәкләрендә эре хастаханәләрнең берсе булып тора”, - диде Мэр. Универсиада алдыннан Казансу ярында яңа Тантаналар сарае да ачылачак, ул исә ТР башкаласының үзәк ГХАТ функциясен башкарыр дип көтелә.
Тапшыруны караучы халыктан килгән “теге яисә бу юл кайчан ремонтлана” дигән сорауларга җавап биреп, Илсур Метшин “Казанда ремонтланып беткән”гә кадәр әле озак, дип билгеләп үтте. “Күпме эшләнгәнен, күпме эш башкарылганын бары тик сукыр гына күрми”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Универсиада алдыннан Татарстан башкаласындагы юл челтәрләренә киткән керемнәр транспорт салымнарыннан берничә тапкырга артып китә. Шуны да билгеләп үтми мөмкин түгел, Универсиадага ярдәм иткән федераль һәм республика бюджетының йогынтысы аркасында, Казан урам-юл челтәрендәге асфальт катламының 19%-ын яңарта алды, ягъни шәһәр юлларындагы һәрбер бишенче метрны яңарттык дисәк тә була. Универсиададан соң төп бурыч – Казандагы урам-юл челтәре торышын яхшыртуга киләсе мөмкинлекләрне эзләү.
313 ЯҢАРТЫЛГАН ФАСАД
Тапшыру барышында Казанның тарихи үзәген торгызу, саклау һәм үстерү буенча да сүз кузгатылды. Әлеге эш, билгеле булганча, шәһәрдә 2010 елдан бирле алып барыла һәм 300-дән артык объектны үз эченә ала. “Күбесе инде “кире кайтарып булмаслык ноктаны үткән” кебек иде”, дип фикере белән бүлеште Илсур Метшин. Ә бүген инде “Казан” кунакханәсе, Фукс Йорты, Александровлар пассажларның яңартылган фасадлары казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын сөендерә. Шәһәрдә барлыгы 313 истәлекле бина фасады торгызылган, алар арасында шәһәр, республика һәм федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас обектлары бар.
Иске Татар бистәсен торгызу буенча сүз барган вакытта, тапшыруның алып баручысы Алексей Кулешов казанлыларны йортларның яңартылуының сыйфаты борчыганлыгын искәртте. “Яңартылган биналардагы ачык төсләр бөтен кешегә дә ошап бетмәде”, - дип җиткерде ул телевизор караучыларның фикерен. “Кеше өчен кулыннан килмәстәй эш юк, бигрәк тә моны үзенә эшләргә туры килгән очракта”, - диде Илсур Метшин һәм Казанның тарихи үзәкне торгыза башлаган Россиядәге сирәк шәһәрләрнең берсе булуын ассызыклап үтте. “Мин әлеге хезмәт өчен күпләргә рәхмәтемне җиткерәм: архитекторларга, инвесторларга, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. Киләсе биналар алдагыларына караганда тагы да яхшырак булыр, дип өметләнәм”. “Инде бүген без иске татар бистәсенә җан керттек. Моны теләгән һәркем тоя ала”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Тарихи бистәдә Мәрҗани урамындагы беренче биналар инде тапшырылды, ә күпчелек йортлар бүген әзерлекнең югары дәрәҗәсендә.
ПЛЮС БЕЛӘН КАПРЕМОНТ
Билгеле булганча, Универсиадага тарихи биналар гына яңартылмый. Казанның төп урамнарында урнашкан йортларның фасадлары да тәртипкә китерелгән.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт буенча федераль программа гамәлдә булган 5 елда Казанда 1400-дән артык күп фатирлы йорт рәтләнгән. Бу исә капиталь ремонт үткәрүгә мохтаҗ булган торак фондның 40%-ы дигән сүз. Агымдагы елда гомуми суммасы 1,33 млрд. сумга тиң булган капремонт 154 йортта ясала. Бөтендөнья җәйге студент уеннары алдыннан торакларга капиталь ремонт ясау эшләреннән тыш, Универсиада маршрутлары үтә торган юллардагы йортларның фасадларына һәм түбәләренә ремонт ясау программасы да тормышка ашырылды. Әлеге максатларда федераль бюджеттан 3 млрд. сум бүлеп бирелгән. 2 ел эчендә әлеге программа кысаларында 347 йорт ремонтланган:
“Торакларда башкарылган капиталь ремонтның сыйфаты үсә, - дип билгеләде И.Метшин. – Шулай ук халыктан килгән барлык кисәтүләр буенча да оператив эш алып барабыз”.
ТӘРБИЯ ҺӘМ ЯШЕЛЛӘНДЕРҮ ТУРЫНДА
Тапшыру барышында җәмәгать транспортында йөртүчеләрнең һәм кондукторларның бердәм формасы турында да сүз кузгалды. Ул, Казан Мэры сүзләренә караганда, хезмәткәрләргә 1-нче июньдә тапшырылган һәм мәҗбүри кулланылырга тиеш. Автобус, троллейбус һәм трамвайларда хезмәт күрсәтү тәрбиясе буенча шәһәр хакимияте шулай ук көрәшәчәк.
Универсиада алдыннан шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү турында сөйләгәндә, Илсур Метшин узган һәм бу елда Казан үсемлекләр утырту буенча рекорд куйды, дип билгеләде. Мэр сүзләренә караганда, аларның 90%-тан артыгы ныгып, үсеп китә алган. “Без барыбыз да утырткан үсентеләребез ныгып үсеп китә алыр микән дип борчылдык”, - дип бүлеште шәһәр башлыгы. Бүгенге көндә чирттагы 50 мең агачны утырту планы эшләнеп килә, дип өстәде И.Метшин.
КАЗАН ДАНЫ ӨЧЕН
Тапшыру ахырында Казан Мэры Илсур Метшин Универсиадага әзерлек чорында шәһәрдә шактый зур күләмдә эш башкарылганлыгын билгеләп хүтте. “Без барыбыз да моның белән яшәдек, без үзебезнең йөрәгебезне, мәхәббәтебезне, энергия, зур көчебезне салдык, - диде шәһәр башлыгы, казанлыларга мөрәҗәгать итеп. – Мин сабырлыгыгыз, башкарылган зур хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм һәм башкарылган эшләрнең куанычын күрүегезне телим”.
“Килегез, мәдәни программаны, спорт ярышларын карарсыз, Универсиаданың ялкыны һәр йөрәктә калсын, һәрберебез әлеге тарихи вакыйганың замандашлары булсын, Казаныбыз белән горурланырга язсын”, - дип дәвам итте Илсур Метшин. “Мин ихластан сезгә рәхмәтлемен. Казаныбызны, Татарстанны һәм яңа Россияне танытырлык онытылмаслык матур Универсиада булсын”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.