(KZN.RU, 27-нче июнь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин кичә кич Җәйге студентлар уеннары чорында эшләячәк чит шәһәрләрдән килүче волонтерларның яшәү шартлары белән танышты. Шәһәр башлыгы Оренбург трактындагы вакытлы ашханәләр һәм йортларны карап чыкты.
Бүген Казанга Екатеринбургтан 85 волонтер килә. Бу – Уеннарга килүче беренче региональ делегация. 20 меңнән торган волонтерлар командасы составына 5 меңләп башка урыннардан килүче волонтер керә. Иң зур араны Австралиядән килүче волонтерга узарга туры киләчәк, ә Казанга якынрак волонтерлар Йошкар-Ола һәм Чебоксар шәһәрләреннән килә.
Шәһәр башлыгы күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләде һәм шулай ук Универсиада кунаклары булган волонтерлар өчен лаеклы шартлар тудырылганлыгын билгеләде. Дөньяның илләреннән һәм Россия төбәкләреннән делегацияләр составында килүче волонтерларга яшәү һәм туклану төп сервислардан булачак.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының урынбасары Оксана Тубман хәбәр иткәнчә, волонтерлар “Конкорд” Мәскәү компаниясе төзегән “Юдино” поселогындагы ике һәм Оренбург трактындагы өч вакытлы ашханәдә тукланачак.
Вакытлы корылмаларда волонтерларга кайнар ризык – иртәнге һәм кичке аш биреләчәк. Төшке аш исә “урыннарда” булачак: ланч-бокслар яисә талоннар буенча “Макдональдс” ресторанында. Әгәр волонтерларның ял көне булса, яшәү урыннарында иртәнге, төшке, кичке аш та булачак.
Яшәү кебек мөһим хезмәт белән тәэмин итү өчен социаль ипотека программасы буенча төзелгән дүрт күп фатирлы торак йорт кулланылачак. Аларның икесе – “Юдино” поселогында һәм икесе Оренбург трактында урнашкан. Волонтерларны урнаштыру өчен бар да әзер дип ышандырдылар шәһәр башлыгын.
Илсур Метшин Оренбург трактындагы фатирларның берсендә булып кайтты. Яңа фатирларда 5, 7, 8-әр кеше урнаштырылачак. Һәр фатир сантехника, мебель, урын-җир кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, һәр йортта волонтерлар ялы өчен бүлмәләр каралган. Биредә берничә зона – бизнес-үзәк (биредә волонтерлар Wi-Fi челтәреннән куллана алачак), 2013 елгы Универсиада яңалыклары белән танышып бару өчен телевизион тапшырулар карау бүлмәсе, ашау бүлмәсе. Волонтерлар яшәгән йортларда медицина ярдәме күрсәтү пунктлары оештырылачак, шулай ук көчәйтелгән куркынычсызлык режимы белән тәэмин ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 20-нче июльгә кадәр барлык волонтерлар җәмәгать транспортының барлык төрләреннән дә бушлай куллана ала.
Фоторепортаж