Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаштылар.
(KZN.RU, 27-нче июнь). Казанның Ленин дамбасындагы яңа күперендә төп хәрәкәт итү өлеше ачылды. Юл үткәргечнең икенче чират буенча хәрәкәт ачылышы тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Ленин дамбасын реконструкцияләү эше узган елның язында башланды. Иске күпергә ясалган капиталь ремонт озак вакытка гарантия бирмәде, шуңа да проектны төзүчеләр хәрәкәт өчен өстәмә полосалар белән яңа күпер төзү карарына килделәр.
Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, эшләр инженерлык челтәреләренең күп булуы һәм Казансу елгасының биек булуы аркасында кыенлашкан. Төзелеш эшләренә 3,2 млрд. сум акча тотылган.
Күпернең беренче чират хәрәкәте - шәһәрнең үзәгенә таба – узган елның көзендә ачылган иде. Бүген үзәктән Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары ягына хәрәкәт эш режимында ачылды. Шулай ук яңартылган Меңьеллык мәйданыннан да хәрәкәт ачылды. Якын көннәрдә билгеләр төшереләчәк.
2013 елгы Универсиада башланганчыга кадәр Ленин дамбасыннан Батурин урамына борылу эстакадасы да эшли башлаячак. Хәзер биредә асфальт җәелә һәм Батурин урамындагы машиналар йөри торган юл киңәйтелә.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, Ленин дамбасында яңа күпернең ачылуы әлеге участоктагы хәркәт мөмкинлеген ике тапкырга үстерергә булышачак.