Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин рәсми рәвештә тимер юл вокззалы янындагы скверны һәм парковканы ачтылар
(KZN.RU, 26-нчы июнь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген рәсми рәвештә Казанның Вокзал мәйданында урнашкан сквер һәм җир асты парковкасын ачты. Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин, “Ак Барс” банкы ААҖ идарә рәисе Роберт Миңнегалиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Вокзал алды мәйданын тәртипкә китерү бик мөһим иде. “Монда нинди тәртипсезлек булганын барыбыз да яхшы хәтерли. Ә хәзер – яңартылган вокзал комплексы, төзекләндерелгән скверы булган һәм 261 машина урынына исәпләнгән паркинг, шулай ук аэропортка аэроэкспресста барып җитү мөмкинлеге”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Гомуми мәйданы 12580 кв.метр булган парковка 261 автомобильне сыйдыра. Парковкага керү Нариманов урамыннан, чыгу – Яхин урамы ягыннан каралган. Парковкага үзәк керү юлы эскалаторлар һәм күтәртүче лифтлар, видеокүзәтү камералары, автоматик контроль системасы, физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен төрле уңайлыклар белән җиһазланган. Парковка комплексы аэроэкспресс һәм тимер юл вокзалы пассажирларының автомобильләрен, шулай ук мәйданга якын булган офис биналарына килгән машиналарның бер өлешен кабул итәчәк.
Җәйге Универсиада чорында парковка комплексы сынау режимында эшләячәк һәм бу хезмәт бушлай күрсәтеләчәк. Уеннардан соң парковкага машинасын куярга теләүчеләр өчен беренче сәгать бушлай, ә инде аннан соңгы сәгатьләр 30 сумны тәшкил итәчәк. Тәүлегенә түләү 250 сумнан гыйбарәт. Вокзал алды мәйданының үзәк өлешендә ике фонтаны булган сквер оештырылган. Аның периметры буенча 50 үсемлек төре, 14000 чәчәк һәм агач утыртылган, алар өчен су сибүнең автоматлаштырылган системасы каралган. Бөтен сквер буенча күрү ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен тактиль җир күрсәткечләре һәм кече архитектура формалары урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов проект авторларына, төзүчеләргә һәм “Ак Барс” банк җитәкчелегенә әлеге мөһим проектны гамәлгә куйган өчен рәхмәтен белдерде. “Универсиада алдыннан башкалабызга зур бүләк булды бу”, - дип ассызыклады ул.
ТР Президентының сүзләренә караганда, шәһәр Универсиададан соң да үсешен дәвам итәчәк, 2015 елда Казан йөзү буенча дөнья чемпионатын, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатының матчын кабул итә. “Шәһәребез үсә, транспорт агымнары арта, шуңа күрә безгә алга таба метро, чишелешләр төзергә, аеруча шәһәр үзәгендә парковкалар ачарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Р.Миңнеханов.
Шуны искә төшерергә кирәк, Универсиадага кадәр Казанның Беломорск-Челюскин һәм Кави Нәҗми – Профсоюз урамнары киселешендә тагын 2 паркинг ачылачак. Тулаем алганда, агымдагы ел ахырына кадәр тагын 6 объектның төзелеп бетүе көтелә. Алар - “Авиатөзелеш” һәм “Тукай мәйданы” метро станцияләрендә, Камал һәм Мәскәү урамнары, Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә, Лазарев урамында, Горький паркы каршында (“Корстон” комплексы) паркинглар.