Илсур Метшин объектның беренче кунакларын кабул итүгә әзерлеген тикшерде
(KZN.RU, 28-нче июнь). Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан яңа 3 йолдызлы “Олимп” отелендә отделка эшләре тәмамланып килә. 6-нчы июль көнне кунакханә беренче кунакларын, шул исәптән XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарының кунакларын һәм катнашучыларын кабул итәчәк. Отельнең булачак Универсиадага әзерлеген бүген иртәнге якта Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
Шәһәр башлыгы отельнең номерларын, сәүдә комплексын, шулай ук кунакханә территориясен карап чыкты.
Кунакханә комплексы Зорге урамында, Универсиаданың Уеннар Авылы, Казан теннис академиясе, “Санкт-Петербург” волейбол үзәге, “Тулпар” һәм “Зенит” спорт комплекслары, “Буревестник” йөзү бассейны объектларыннан якында урнашкан.
Метрога җәяү, ә транспорт белән 20 минуттан “Казан” халыкаара аэропортына барып җитеп була. “Олимп” 103 урынга исәпләнгән (93 номер). Биредә 2 конференц-зал (100 һәм 40 урынга), бизнес-үзәк, ресторан (250 кешегә) һәм 30 кешелек лобби-бар каралган. Төзүчеләр хәбәр иткәнчә, ресторанга кухня җиһазлары кайтарылган.
Мэрга “Олимп” ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Минкин хәбәр иткәнчә, кунакханәнең тариф сәясәте шәһәрнең башка шундый ук кунакханә комплексларындагы бәяләргә тәңгәл.
Бу районда мондый класстагы кунакханәнең бердәнбер булуы аның тулыланыш проценты 70-80% тәшкил итәчәк дип көтелә, ә массакүләм спорт чаралары һәм зур халыкара конференцияләр үткәрелгән көннәрдә - 95-100%.
Илсур Метшин кунакханә персоналын җыю һәм өйрәтү буенча эш барышы белән кызыксынды. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта персонал мәсьәләсе – төп сораулардан, бигрәк тә эшен башлап кына җибәрә торган кунакханәләр өчен. “Стена – ул бер нәрсә, ә ресепшендагы елмаю, хезмәт итү дәрәҗәсе - икенче”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Мэрга шуны да хәбәр иттеләр, бүгенге көндә “Олимп” персоналы тулысынча җыелган. Администраторлар һәм хезмәтчеләр профильле белем алган, инглиз телен беләләр һәм тиешле эш тәҗрибәсенә ия.
“Отель исеме үзе өчен барысын әйтеп тора. Кунакханә Казан кунакханәләренең Олимында булырга тиеш һәм кунакчыллык дәрәҗәсе буенча үз категориясендәге башка кунакханәләргә тон биреп торырга тиеш”, - дип ассызыклады И.Метшин. “Кунакларны ачык йөз белән каршылагыз, кунакларыгыз киткәндә кабат монда килү теләге белән китсеннәр”, - дип теләде шәһәр башлыгы.
Шуны искә төшерергә, “Олимп” 2011 елның май аенда төзелеше башланган күп функцияле комплексның состав өлешенә керә. Проект буенча биналар комплексына кунакханәдән тыш 2 торак йорт (24 һәм 18 катлы), сәүдә комплексы, бизнес-үзәк һәм 478 машина урынына исәпләнгән 2 катлы җир асты паркингы керә.