6 гектар җирдә концерт мәйданнары, милли мөсафирханәләр, туклану зоналары, FIFA халыкара футбол федерациясе мәйданы һәм ясалма боздан шугалак булачак.
(KZN.RU, 28-нче июнь). Бүген иртән Казан Мэры Илсур Метшин меңләгән халыкны каршы алырга әзерләнгән Универсиаданың Мәдәни паркы инфраструктурасын әзерләү барышы белән танышып чыкты.
Студентлар Уеннарын үткәргән вакытта әлеге парк Мәдәни Универсиада кысаларында планлаштырылган бихисап чараларны үткәрүче үзәк мәйдан булачак. Паркны карап чыккан вакытта Мэр Мәдәни Универсиаданың төп бурычы бөтен дөньяга Россиянең һәм Татарстанның бай милли гореф-гадәтләрен күрсәтү булуын ассызыклап үтте. Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Александр Лобов һәм Ләйлә Фазлыева, “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары Игорь Сивов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова озата йөрде.
Универсиада Паркы анда килүчеләр өчен көн саен 12.00 сәгатьтән ачык булачак. 18.00 сәгатькә кадәр паркка теләкләре булган һәркем керә алачак. 18.00 сәгатьтән соң башланачак кичке программага керү ярышларга барган билетлар буенча булачак. Бирегә җәмәгать транспортында килергә мөмкин. Шәхси транспортта килергә теләүчеләр машиналарын “Казан” милли мәдәният үзәге янында калдыра алачак, аннан паркка кадәр Казансу елгасы яры буйлап җәяү килергә мөмкин. Универсиада Паркы уникаль мәйдан булачак. Анда ял зоналары, концерт мәйданнары, иң нәни кунаклар өчен уеннар зонасы урнаштырылачак. Моннан тыш, биредә татар һәм рус мөсафирханәләре эшләячәк. FIFA халыкара футбол федерациясе үз мәйданын җәеп җибәрәчәк, ул 2018-нче елда үткәреләчәк бөтендөнья футбол чемпионаты алдыннан беренче мәйдан булачак.
Универсиада Паркында чираттагы Универсиадаларны үткәрүгә дәгьва итүчеләр – Красноярск һәм Казахстан йортлары аерым урын алып торачак. “Красноярск вәкилләре үз йортларында ясалма боздан шугалак куячак, анда тимераякларда шуарга мөмкин булачак”, - дип сөйләде Игорь Сивов. “Кышны җүнләп күрмәгән, көньяк илләрдән килгән кунаклар өчен җәйге Универсиада вакытында тимераякта шуу кызыклы үзенчәлек тә булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Универсиада Паркында туклануны оештыру белән “Татпотребсоюз” сәүдә-җитештерү оешмасы шөгыльләнәчәк. Алар менюны эпидемиология нормалары буенча әзерләгән. Шәһәр башлыгы туңдырмалар, эчемлекләр, снеклы ризыкларны бертуктаусыз китереп торуга зур игътибар юнәлтергә кушты.
Парк территориясендә 30 биобәдрәф һәм 2 бәдрәф модуле урнаштырылачак. Илсур Метшин санитор зонаны һәм гомумән паркны чисталыкта тоту мәсьәләләрен яхшылап эшләп бетерергә кушты.
Күңел ачу программасына килгәндә, паркка килүчеләр өчен төрле концерт һәм күргәзмә мәйданнары әзерләнгән. Алар 12.00 сәгатьтән эшли башлый. Игорь Сивов сүзләре буенча, биредә профессионал артистлар белән беррәттән студентларның иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак. “Шулай ук бездә Дагыстаннан килгән кунаклар концерты да планлаштырылган. Аларның җыелмасы Универсиадада катнашачак һәм Дагыстан артистлары үз акчаларына килеп, бездә чыгыш ясау теләкләрен белдерделәр”, - диде Игорь Сивов.
Һичшиксез, Универсиада Паркында үзәк урынны Дю Солей циркы мәйданы алып торачак, ул кунакларга үзенең урам тамашасын күрсәтәчәк. Оештыручылар сүзләренә караганда, тамаша 7-нче июльдән башлап көн саен 21.45 сәгатьтән 23.00-гә кадәр күрсәтеләчәк. Сәхнә янында тапталулардан саклану өчен, мәйдан паркның теләсә кайсы ноктасыннан тамаша күренерлек итеп урнаштырылачак.
“Без алдан ук үз алдыбызга спорт ярышларыннан тыш Мәдәни Универсиаданы да лаеклы дәрәҗәдә үткәрү бурычы куйдык. Ачылу тантанасы, шулай ук киң мәдәни чаралары программасы ярдәмендә без бөтен дөньяга үзебезнең бай рус һәм татар гореф-гадәтләрен күрсәтәчәкбез. Паркта озакка сузылган бөтен матурлыгын күрсәтә алырдай Сабантуй булырга тиеш”, - дип йомгаклады Казан Мэры.