Беренче булып Игенчеләр сарае янындагы Универсиада паркын карадылар.
(KZN.RU, 30-нчы июнь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеп килә торган һәм яңа гына төзелеп беткән Казандагы Бөтендөнья Универсиадасы объектларын карап чыкты. Аны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов озата йөрде.
Беренче булып Игенчеләр сарае янындагы Универсиада паркын карадылар. Хәзерге вакытта төрле темалы мәйданчыкларны төзү эше бара - паркта студентлар Уеннарының партнер компанияләре чатырлары урнашачак, милли һөнәрләр палаткалары, 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты мәйданчыгы, 2017 елдагы кышкы студент Уеннарын каршы алачак Алмата мәйданчыгы, 2019 елда кышкы Универсиаданы үзендә үткәрергә теләүче Красноярск мәйданчыгы була. Игенчеләр сарае каршында төп сәхнә төзелеп килә, биредә чыгыш ясаячаклар, шул исәптән Дю Солей циркы да.
Татарстан Президенты төзекләндерелә торган Казан елгасы буеннан йөреп чыкты, Батурин урамын карады, анда төзүчеләр асфальт җәяләр. Шуннан барысы да Сибгат Хәким урамында төзелә торган юлны карадылар, Чистай урамындагы һәм Әмирхан проспектындагы җәяүлеләр кичү юлларының төзелеш барышы белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов Тула урамындагы яңа ризык комбинатында булды - Универсиада спортчылары өчен шунда ризык әзерләнәчәк. "Бәхетле-1" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, комбинатта инде тулы эш процессы башланып җибәрелгән. Кунакларга заманча җиһазларда ризык әзерләүнең бөтен этаплары күрсәтелде.
Сәфәрнең соңгы тукталышы Мирный авылында яңа пулялы ату комплексы булды. Ярышларга соңгы әзерләнүләр тәмамланып килә торган ату урыны - Россиядә иң яхшысы, моңа тиздән Универсиадада катнашучылар үзләре инана алачаклар, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.